tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марий Эл Республикасында Сабантуй – 2022 узды
Марий Эл Республикасында Сабантуй – 2022 узды

Марий Эл Республикасында Сабантуй – 2022 узды

2022 нче елның 25 июнь иртәсе. Сабантуй мәйданы. «Әссәламегаләйкүм вә рәхмәтуллахи вә бәрәкәтүһ! Хәерле көн, кадерле дуслар, милләттәшләр, бәйрәмебез кунаклары!» Әйе, нәкъ шушы сүзләр белән «Сабантуй» сәламләде мәйданга җыелган барча халыкны.
Сабан туе — көч сынашу бәйрәме,
Бабайларның безгә бүләге.
Сабантуй! — дигәндә кемнең генә,
Дулкынланмый кала йөрәге!
Элеккедән килгән йола буенча һәм, әлбәттә йолабызга туры калып, Сабан туена бәйгеләр җыелды. Бәйрәмгә килгән кунакларыбыз изге теләкләрен тыңлап, хәер-фатихаларын алабыз. Һәркемнең теләге бер генә: “Елларыбыз имин булсын, күкләребез тыныч булсын, басуларыбызда игеннәр уңсын. Әмин, шулай булсын!”
Быелгы Сабантуйны оештыруда зур ярдәм итүчеләрне дә әйтеп үтәсебез килә:
-Марий Эл Республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләт эшләре министрлыгы; -Дәүләт автономия учреждениесы Марий Эл Республикасы “Республика татар мәдәнияте үзәге»;
-“Марий Эл Республикасы татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе”;
-Марий Эл Республикасының “Медведево муниципаль районы”
муниципаль берәмлеге администрациясе;
-Татарстан Республикасының «Кама Тамагы муниципаль районы»
муниципаль берәмлеге администрациясе.
Әйе, Сабантуй бәйрәмен барча халык сагынып көтеп ала. Бәйрәмебез кунаклары төрле милләт кешеләре күп кенә төбәкләрдән килгәннәр иде. Мәйдандагы милли уеннарыбызда: чүлмәк вату, капчык киеп сикерү, су ташу, кашыкка салып йомырка белән йөгерү, катыктан акча эзләү һәм башка уеннар да халык бик теләп катнашты. Милли уеннар белән беррәттән, Сабантуй сәхнәсендә артистларыбыз үзләренең дәртле җырлары һәм биюләре белән һәркемнең йөрәкләрен җилкендерде.
Быел беренче тапкыр республика районнарыннан (Морки, Бәрәңге, Мари- Төрәк, Звенигово һәм Оршанка) күргәзмә-мәйданчыклар оештырылды. Һәр районның милли ашлары, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре, үз якларына гына хас булган такмаклары һәм халык биюләре бәйрәмгә килгән кунакларны таң калдырды.
Ә инде, Сабантуйның күрке – татар көрәше! Күп кенә ир-егетләребез үз көчләрен кулларына билбау алып сынаштылар. Сабантуй батыры исемен Мөнир Галлямов яулады.
Сабантуй – 2022 – алты меңнән артык халыкны мәйданга җыйды!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*