tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Түбән Новгород өлкәсе татарлары белән очрашты
Милли Шура рәисе Түбән Новгород өлкәсе татарлары белән очрашты

Милли Шура рәисе Түбән Новгород өлкәсе татарлары белән очрашты

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Чарада шулай ук өлкә хөкүмәте вәкилләре, Кызыл Октябрь районы башлыгы Ринат Җәлалов, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, өлкәнең төрле районнарыннан килгән татар милли-мәдәни автономиясе Советы әгъзалары катнашты.

Васил Шәйхразыев очрашуга килүчеләрне башта Түбән Новгород өлкәсе татар автономияләренең һәм төбәктәге татар оешмаларының эшчәнлекләре белән танышты. Аннары төбәккә килүенең максаты хакында сөйләде. 2023 нче елда Түбән Новгород шәһәрендә Идел буе төбәк Сабан туе узачак. Васил Шәйхразыев аны үткәрү һәм әзерлек мәсьәләләре хакында Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин белән фикер алышты. Милли Шура рәисе милләттәшләребезгә очрашу хакында җиткерде. Хәзер милли бәйрәмебезне үткәрү өчен уңайлы мәйдан сайлыйлар. Васил Шәйхразыев шул уңайдан бүген берничә парк белән танышты. Сабан туен оештыру комитеты беренче утырышларын көз айларында башлап җибәрәчәк. Аның рәисе – Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, рәистәше – Васил Шәйхразыев.

30 нче июль-2 нче август көннәрендә  Казанда Бөтендөнья татар конгрессының оешуына 30 ел тулу уңаеннан чаралар оештырыла. 2 нче августта VIII съезд узачак. Васил Шәйхразыев очрашуга килгән милләттәшләребезгә тарихи дата уңаеннан үткәрелүче чаралар һәм съезд турында мәгълүмат җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*