tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галим Тәлгат Галиуллин Хатыйп Миңнегуловны укытканы турында сөйләде
Галим Тәлгат Галиуллин Хатыйп Миңнегуловны укытканы турында сөйләде

Галим Тәлгат Галиуллин Хатыйп Миңнегуловны укытканы турында сөйләде

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, профессор Тәлгат Галиуллин «Дөньяда сүзебез бар» дип исемләнгән Хатыйп Миңнегулов исемендәге IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә Хатыйп Миңнегуловны укытканы турында хатирәләрен сөйләде.

  • Хатыйп Миңнегулов 1959—1964 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

«Хатыйп Миңнегуловның зур галим, Рәдиф Гаташның зур шагыйрь булып ирешүенең сәбәпчесе – мин. Алар минем укучылар. 1960 елда академик Мирфатыйх Зәкиев тел кафедрасында укытырга калдырган иде. Миннән берничә яшькә генә яшь өченче курс студентларына лекция укый башладым. Татар әдәбияты тарихыннан гамәли дәресләрне Латыйф Җәләй материалларына нигезләнеп алып бара идем», – диде ул.

Ул вакытта студент булган Хатыйп Миңнегулов белән Рәдиф Гаташ Тәлгат Галиуллинга борынгы татар телендә кушымчалар турында сорау биргән. «Уйлап торганнан соң, Латыйф Җәләйнең үзеннән сорарга киңәш бирдем, материалларны аннан гына күчерүем турында әйттем. Студентлар мине гафу итте һәм без гомергә дус булып калдык», – диде галим.

Аның фикеренчә, борынгы татар әдәбиятыннан нинди генә сорау бирсәң дә, Хатыйп Миңнегулов кына аңлаешлы итеп, тәфсилләп җавап бирә ала. «Хатыйп Йосыф улы – зур галим, педагог. Без аның белән килешеп эшләдек, бервакытта да бәхәс куптармадык, чөнки ул киң күңелле кеше. Йомыш кушсаң да, нәрсәдер сорасаң да аның беркайчан да баш тартканы юк», – диде галим.

Тәлгат Галиуллин әйтүенчә, татар халкында шәхеснең исән чагында аны бәяләү кабул ителмәгән. «Кеше киткәч, аның турында «ах-вах» киләләр, мактыйлар. Ләкин алар исән чагында өздереп «сез игътибарга лаеклы зур галим», – дип әйтәләрме? Юк. Үлгәч кенә кешене искә төшерәбез. Хатыйп Йосыф улы үзе исән чагында ук конференция оештырып, музеен ачуга иреште», – диде ул.

«Һәрвакытта да максатыбыз бер булды – татар халкына, татар әдәбиятына хезмәт итү. Син гомерең буе халкым, милләтем булсын дип яшәдең», – диде Тәлгат Галиуллин.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*