tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Созвездие-Йолдызлык» гала-концерты булды
Казанда «Созвездие-Йолдызлык» гала-концерты булды

Казанда «Созвездие-Йолдызлык» гала-концерты булды

Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» XXIII ачык республика яшьләр фестиваленең гала-концерты узды. Бәйрәм кичәсендә бәйгенең суперфиналларында призлы урыннар алган 1 000 бала катнашты, алар Гран-при ияләре булды. Тамашачыларга 52 вокал һәм хореографик номер тәкъдим ителде.

Катнашучыларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сәламләде. Аның сүзләренчә, «Созвездие-Йолдызлык» – матур һәм күңелле фестиваль, ул республикада да, аннан читтә дә киң танылды. Проектта катнашучылар саны 1 миллионнан артты.

«Конкурс талантлы балаларга һәм яшьләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә. Республиканың барлык халыклары вәкилләрен берләштерүче фестиваль программасының быел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлануы символик мәгънәгә ия», – диде Песошин.

Премьер-министр проектны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде. «Бу фестиваль алга таба да тормышны җылылык һәм шатлык белән тулыландырсын. Барыгызга да иҗади уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет телим!» – дип өстәде ул. Аннары ул Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды, шулай ук Гран-при җиңүчеләрен бүләкләде.

Барлык яшь конкурсантларга ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның дәүләт стипендияләрен һәм ТР Хөкүмәте премиясен бирделәр. Моннан тыш, барлык җиңүчеләр диңгез буендагы җәйге лагерьга юл тотачак.

Проект Татарстанның яшь талантлары өчен социаль лифт булып тора, дип саный ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков. «Беренче чиратта, һәрберебезгә уңай хис-кичерешләр бүләк итүче педагогларга, остазларга һәм балаларга рәхмәт сүзләре җиткерәм. Барлык номерлар да югары дәрәҗәдә оештырылган. Бу сәхнәдә иң яхшы тавышлар яңгырый. Фестиваль – Татарстанның хезмәт сөючән халкының бәйрәме», – дип белдерде ул.

«Созвездие-Йолдызлык» республика ачык телевизион яшьләр фестивале Татарстан Республикасында 2000 елда гамәлгә куелды. Ул Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов химаясендә уза.

Чыганак: tatar-inform.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*