tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан журналистлары Ульяновскида Кол Гали һәйкәленә чәчәк салды
Татарстан журналистлары Ульяновскида Кол Гали һәйкәленә чәчәк салды

Татарстан журналистлары Ульяновскида Кол Гали һәйкәленә чәчәк салды

Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары һәм редакторлары Ульяновск шәһәренә эшлекле сәфәр вакытында Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр салды.

«Кол Галинең быел юбилее, зур дата булачак», – дип билгеләп үтте Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономия рәисе Рәмис Сафин. Кол Галинең тууына быел 840 ел булачак.

Журналистлар делегациясе Ульяновск татар мәдәният үзәге эшчәнлеге белән таныштылар, Сембер-Ульяновск татарларының мәгариф һәм мәдәният музеенда булдылар.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*