tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халык үзәккә тартыла
Халык үзәккә тартыла

Халык үзәккә тартыла

Ульяновскиның Московское шоссе урамында урнашкан Ислам мәдәният үзәгендә җирле мөселман мәхәлләсе эшли башлавына бер ел булуына багышланган корбан мәҗлесе узды.

Засвияжье районы татар автономиясе һәм мәхәллә рәисе Шәфикъ Иматдинов бер ел эчендә башкарылган эшләр белән таныштырып үтте. Власть органнары, татар бизнесменнары һәм мәхәллә мөселманнары тырышлыгы белән капиталь ремонтланган бинада бүген биш вакыт намаз уку, дини мәҗлесләр һәм төрле очрашулар үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Мәхәллә имамы Хасиятулла хәзрәт Ахметов җомга көннәрендә ир-атлар өчен дин дәресләре үткәрә. Ә тәҗрибәле мөгаллимә Зөлфия ханым хатын-кызларга гыйлем бирә. Дистәгә якын гүзәл затыбыз дәресләргә йөри, ди ул. Мәхәллә җитәкчелеге, Пригородный зиратында мөселманнарны җирләү өчен урын аз калуы сәбәпле, өстәмә җир участогы бүлеп бирү мәсьәләсен күтәреп чыккан. Шәһәр Думасы белән мэрия бу проблеманы уңай хәл итәргә ышандыралар. Ислам мәдәният үзәге быел шулай ук шәһәр хакимиятенең грантлар конкурсында да катнаша. “Халык инициативаларына булышлык күрсәтү” программасы буенча бюджеттан бүлеп биреләчәк акчага мәхәллә бинасын яңарту һәм төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә җыеналар. Засвияжье район хакимияте башлыгы Наил Юмакулов халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү, традицион исламны саклап калу юнәлешендә зур эшләр башкарган өчен мәхәллә активистларына рәхмәт белдерде. Без җирле автономия һәм мәхәллә җитәкчелеге белән аңлашып, кулга-кул тотынышып эшлибез, диде Наил Хәсән улы. Район җитәкчесе Дачный бистәсендә дә мөселманнар өчен намаз уку бүлмәсе булдыру мәсьәләсен чишәргә вәгъдә итте. Ә Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин шәһәр мәчетләренә татарларның бик тә аз йөрүе турында борчылып сөйләде. Менә бүген Федерация урамындагы Тарихи мәчеттә җомга намазында булырга насыйп итте, анда катнашучыларның күпчелек өлеше Урта Азия һәм Кавказдан килгән мөселман кардәшләребез иде, диде ул. Мөфти хәзрәтләре халыкны мәчеткә тарту өчен төрле дини һәм милли чараларны ешрак уздырырга, татар теле дәресләре оештырырга, аңлату эшләре алып барырга тәкъдим итте. Шәһәребезнең Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин һәм 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешергә омтылып, игелекле эш-гамәлләр кылып яшәү кирәклеге хакында тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйләделәр.

Мәхәлләнең бер еллык эшчәнлеге хакында фикер алышуга багышланган күркәм очрашу Коръәни-Кәримнән аять-сүрәләр уку һәм танылган меценат Наилхан Музафаров тарафыннан әзерләнгән корбан мәҗлесе белән тәмамланды.

И.Хасибов

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*