tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Татар бистәсен үстерү концепциясен «Шәһәр үзәгенең туристлык коды» федераль конкурсында тәкъдим итәчәкләр
Иске Татар бистәсен үстерү концепциясен «Шәһәр үзәгенең туристлык коды» федераль конкурсында тәкъдим итәчәкләр

Иске Татар бистәсен үстерү концепциясен «Шәһәр үзәгенең туристлык коды» федераль конкурсында тәкъдим итәчәкләр

Казанда «Шәһәр үзәгенең туристлык коды» федераль проектында катнашуга әзерлек тәмамланып килә. Конкурста Иске Татар бистәсендә 100 гектар территорияне үстерү концепциясен тәкъдим итәчәкләр.

Заявканы әзерләү ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты, Казан Башкарма комитетының Туризм үсеше комитеты, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казанның баш рәссамы Жанна Белицкая, Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова, шулай ук экспертлар төркеме белән «Иске шәһәр» префектурасы тарафыннан алып барыла. Проектны «Иске шәһәр» территориясе префекты Евгений Варакин җитәкли.

Концепция нигезендә, шәһәрнең тарихи үзәген Таҗи Гыйззәт урамыннан Вахитов мәйданына кадәр төзекләндерү һәм сәнгатьчә бизәү күздә тотыла. Префектурада билгеләп үтелгәнчә, төп максат – Казанның тарихи үзәгенең бердәм туристик стилен булдыру. «Бу заманча навигация системасы һәм туристик сукмаклар, интерактив объектлар һәм мультимедиа комплекслары белән киңлек булачак», – дип ассызыкладылар «Иске шәһәр» префектурасында. Шулай ук проектта тарихи биналарны яктырту, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру каралган.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*