tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хатлар йорты» берләшмәсе «Ак Барс» хоккей клубы турында татарча открыткалар чыгарды
«Хатлар йорты» берләшмәсе «Ак Барс» хоккей клубы турында татарча открыткалар чыгарды

«Хатлар йорты» берләшмәсе «Ак Барс» хоккей клубы турында татарча открыткалар чыгарды

«Хатлар йорты» берләшмәсе «Ак Барс» хоккей клубына багышланган татар телендәге открыткаларның яңа коллекциясен тәкъдим итте.

Берләшмә җитәкчесе Энҗе Садыйкова Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта язган. «Әлеге коллекция хоккейны бөтенләй башка яктан — бөтен кешегә дә аңлаешлы татар сүзләре ярдәмендә ача», — дип искәртте ул.

Садыйкова сүзләренчә, бу чыгарылыш «Ак Барс» хоккей клубының Гагарин Кубогы өчен көрәш башлавына багышланган.

«Әлеге котлаулар сезнең дусларыгыз, якыннарыгыз, туганнарыгыз һәм җанатарлар өчен искиткеч бүләк булачак!» — диде «Хатлар йорты» җитәкчесе.

Фотоларның күпчелегендә боздагы төрле хәлләр сурәтләнгән. Мисал өчен, «Ышаныч» дигән язулы открыткада ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның хоккей шлемы киеп төшкән фотосы урнаштырылган. Язулар рус һәм инглиз теленә дә тәрҗемә ителгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*