tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хаҗилар да татарча диктант язды
Хаҗилар да татарча диктант язды

Хаҗилар да татарча диктант язды

Бөтендөнья күләмендә узучы “Татарча диктант“ белем тикшерү акциясе 2016 нчы елдан бирле уздырылып килә. Үз туган телен хөрмәт иткән һәркем әлеге чарада бик теләп катнаша. Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та инстаграмдагы үз битендә татар теленә игътибар юнәлткән постларны еш куеп бара. Аның туган телебезгә карашы милләттәшләребезгә дә үрнәк.

Быел Казан шәһәрендә генә түгел,барлык төбәкләрдә диктантны алдан билгеләнгән, үзең сайлаган пунктларга барып та, ТНВ, “ТНВ-Планета“ каналлары аша да язарга мөмкинлек тудырылды. Диктант язу пунктлары итеп китапханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары ,мәчетләр билгеләнде. Дини оешма вәкилләренең дә “Татарча диктант акциясендә катнашырга теләк белдерүе хуплауга лаек. Без, бер төркем хаҗилар, бик теләп туган телебездәге мәгьнәви һәм тәрбияви яктан дөрес сайлап алынган текстны тырышып яздык.

Шулай булмыйча мөмкин дә түгел,татар телендә аралашкан кешеләр башка төрки телләрне дә иркен аңлый бит. Татар теле төрки телләр арасында халыкара аралашу өчен бик кирәкле телләрнен берсе бит ул. Мәктәпләрдә барлык милләт балаларына татар теле укытылса, үз ватаныбызда гына түгел, чит илләргә чыкканда да, төрки телле башка милләт вәкилләре белән дустанә аралашып булачак. Татарстан Диния нәзарәте дә вәгазьләрне татар телендә сөйләү өчен грамоталы дин белгечләрен әзерләүгә бик уңай карый.

Акция Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында, Рәсәй төбәкләрендә, чит илләрдә дә уза. Без дә татар телендә үз белемнәребезне тикшерүнең бер ысулы булган диктант язуны бик теләп кабул иттек, тырышып яздык. Һәр елны үзебез катнашып килә торган әлеге чараның татар телен саклауда, аның куллану даирәсен арттыруда бер адым булуына тагын бер кат ышандык. Акцияне гади диктант язу дип кенә карарга ярамый. Акция татар телен өйрәнүгә ихтыяҗны арттыра, кызыксыну уята, мөстәкыйль рәвештә татар телен өйрәнүгә, куллануга, дөрес язу күнекмәләрен булдырырга бер стимул бирә, гасырлар дәвамында яшәп килгән телебезгә хөрмәт тәрбияли

Фәрит Мифтахов,

БТК ның Казан бүлеге җитәкчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*