tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре «Татарча диктант» язды
Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре «Татарча диктант» язды

Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре «Татарча диктант» язды

Бүген старт алган «Татарча диктант» белем бирү акциясенә Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре дә кушылды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова күренекле татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның «Чишмә моңы ничек җыр булды?» дигән истәлекләреннән өзек укыды.

Акциягә Казан Башкарма комитетының 80-гә якын хезмәткәре кушылды, алар үзләренең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерергә карар кылдылар. Гүзәл Сәгыйтова сөйләгәнчә, «Татарча диктант» татар теленә булган кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. «Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан «Тоталь диктант»ка охшатып эшләнгән проект киң популярлык казанды. Акциядә катнашучылар саны моны раслый. Билгеләр алай ук мөһим түгел, иң мөһиме – диктант язучылар статистикасын алып бару мөмкинлеге, һәм бу сан арта. Бу сынау һәм белемнәрне тикшерү генә түгел, кешеләрне берләштерүче вакыйга да. Бу диктантка бәйрәмгә барган кебек барырга кирәк», – дип өнди ул.

Акциядә катнашучылар арасында Башкарма комитетта татар телендә иркен сөйләшүчеләр дә, телне база дәрәҗәсендә белүчеләр дә бар иде. Язучылар арасында структур бүлекчәләр вәкилләре, шулай ук Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Роберт Гарипов та бар иде. Акциягә Физик культура һәм спорт комитетының әйдәп баручы бухгалтеры Диләрә Галәтова да кушылды. «Мин татар телен көнкүреш дәрәҗәсендә беләм, миңа үземнең тел белемемне әдәби дәрәҗәдә тикшерү кызык. Кызганычка каршы, татар теле онытыла башлады, әмма аны сакларга һәм мөмкин булганча мондый чараларда катнашырга кирәк», – дип саный ул.

Казан Мэры һәм Казан шәһәре Думасы эшчәнлеген тәэмин итү идарәсенең оештыру бүлеге баш белгече Алсу Сабируллова да диктантның мөһимлеген ассызыклады. «Без Татарстанда, ике дәүләт теле – рус һәм татар теле булган республикада яшибез. Үз бабаларыңның телен белү мөһим, бу халыкның мәдәниятен формалаштыра. Моннан тыш, мин татар гаиләсендә үстем, өйдә татарча сөйләшергә тырышабыз», – дип сөйләде ул.

«Мин рус мәктәбендә укыдым, ләкин татар әдәбиятын укыдым, спектакльләр карадым, – дип уртаклашты торак сәясәте идарәсенең матбугат сәркатибе Айгөл Юнысова. – Үземне, белемемне тикшерү өчен, акциядә катнашам, барысы да уңышлы үтәр дип өметләнәм».

Быел «Татарча диктант» акциясе өч көн дәвамында узачак: Татарстан һәм Башкортстанда яшәүчеләр өчен акцияне уздыруның төп көне – 10-нчы сентябрь, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен – 11-нче сентябрь, ә чит илләрдә катнашучылар өчен – 12-нче сентябрь. Һәр төбәктә акция үткәрү өчен берничә мәйданчык оештырылган. Казанда «Татарча диктант»ны барлык югары уку йортларында, шулай ук күп кенә дәүләт учреждениеләрендә һәм оешмаларында яздылар. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты төп мәйданчык булды.

Татарстан һәм Башкортстанда яшәүчеләр өчен диктантны профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыды, башка илләрдә яшәүчеләр өчен Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһаншин укыячак. Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләргә диктантны татар шагыйре һәм язучысы Ибраһим Сәлаховның әсәреннән өзек буенча Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» директоры Фирдүс Гыймалетдинов яздырачак.

Быел беренче тапкыр акциядә катнашучылар сайтта текст кертү юлы белән диктант яза һәм автомат рәвештә тикшерү өчен текст җибәрә ала.

Татар теле буенча диктантны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты хезмәткәрләре тикшерәчәк. Нәтиҗәләрне diktant.tatar акциясенең рәсми сайтында аны уздырганнан соң 30 көннән дә соңга калмыйча бастырып чыгарачаклар. Үзеңнең билгеңне бланкта күрсәтелгән кодлы сүз, телефон номеры, фамилия һәм исем буенча белергә мөмкин.

Алинә Бережная

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*