tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быелгы сезоны төгәлләнде
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быелгы сезоны төгәлләнде

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быелгы сезоны төгәлләнде

Җәмәгать урыннарында татар телендә уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быелгы сезоны бүген төгәлләнде.

Мастер-класс «Татмедиа» бинасы янындагы скверда узды. Чарага килүчеләрне «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең балет артистлары Руслан Насыйров, Алсу Гәрәева, Алмаз Тукманов һәм Юлия Габдрахманова керәшен биюенең төп хәрәкәтләрен башкарырга өйрәттеләр.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты 2021 елда башланып киткән иде. Ул быел да дәвам итте. Җәй буе Казан халкын һәм кунакларын «Чабата», «Ярмәк вагы», «Зәлидә», чечетка, аэробика кебек биюләрнең төп хәрәкәтләре белән таныштырдылар. Июньнән алып сентябрьгә кадәр ун мастер-класс үткәрелгән.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә Казан мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырылды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*