tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хоккей уенчысы Дамир Җәфәров – хөрмәтле нижгарлы
Хоккей уенчысы Дамир Җәфәров – хөрмәтле нижгарлы

Хоккей уенчысы Дамир Җәфәров – хөрмәтле нижгарлы

Узган атнада Түбән Новгородның “Торпедо” хоккей командасы үз кырында Кытайның “Куньлунь Ред Стар” командасын континенталь хоккей лигасының (КХЛ) регуляр чемпионаты кысаларында кабул итте һәм 3:0 исәбе белән җиңү яулады. Шул шатлыклы вакыйганың күңелле дәвамы – уеннан соң торпедачыларны чишенү бүлмәсенә кереп губернатор Глеб Никитин үзе җылы тәбрикләде, фидакарь уен күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте һәм плей-оффка эләгер өчен өлкәбез данын яклаучы хоккейчыларга соңгы матчларда да уңышлар теләде.

Ә безнең өчен шушында тагын бер аеруча да куанычлы вакыйга булды – “Торпедо” хоккей командасы тарихында озак еллар сакланып килгән нәтиҗәле рекордны яңарткан якташ милләттәшебез Дамир Җәфәровны регион башлыгыбыз махсус алтын төстә хохлома бизәкләре төшерелгән исемле уен майкасы белән бүләкләде һәм: “Син нижгарлы гына түгел, ә бүгеннән хөрмәтле нижгарлы”, – дип, шулай ук алтын төстәге тактага ясалган оригиналь таныклык тапшырды һәм “молодчик!” дип сүзен йомгаклады, аннары автозаводчыларның баш тренеры Дэвид Немировски, бомбардиры Дамир Җәфәров һәм “Торпедо”ның генераль директоры, бөек совет хоккейчысы Харламовның улы Александр Валерьевич белән истәлеккә фотога төште.

Әйтергә кирәк, КХЛның гомум бомбардирлар исемлегендә Дамир әлегә өченче урынны били һәм 11-14 февральдә хоккей буенча Швециядә үтәчәк Евротурга Россия җыелма командасы составында барачак. Бу да бит зур казаныш.

Әйтсәм, әйтим: “Туган як”та эшләгәнгәме икән, кайда исем-фамилияләр тезмәсен күрәм, ирексездән татарга яки мөселманга хас булганнарын эзли башлыйм. Менә Швециягә хоккей уйнарга барачак Россия җыелма командасы исемлегендә дә 9 (!) милләттәшебезне эзләп табып бик куандым. Димәк, Россия данын яклаучы команданың 1/3 өлешен, ягъни 30%ын безнең мөселман өммәтеннән булганнар тәшкил итә. Бу да бит горурланырлык факт.

Хыялланырга зарарлы түгел дигәннән, Татарстан җирлегендә татарлардан гына торган хоккей командасы туплап, аның белән КХЛга чыккан очракта, бу адым бөтен татарны берләштерүдә бик зур роль уйнар иде.

Ә безнең Дамирга кабат тукталганда, аның әтисе Равил әфәнде Өчкүлдән, бик еш авылга кайтып йөри һәм кайбер очракта ул улын да үзе белән ияртеп килә. Шул форсаттан файдаланып, берничә ел рәттән Сергач ФСКсында алар аталы-уллы районара турнир уеннарында да катнаштылар. Шуңа күрә, Кочко-Пожар, Семочки, Яндавишча, Петрякс һәм Суыксу авылларыннан булган хоккей сөючеләр Дамир белән якыннан танышлар. Шундый бер килүендә Дамир хәтта Суыксуның фермер Фаттахетдиновларның аз-маз җирләрен тракторга утырып язгы чәчүгә дә әзерләп кайтты.

Кыскасы, безнең егет ул!

Олег ХӨСӘИНОВ

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*