tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хөрмәтле Хәсән Сәгыйтҗан улы!
Хөрмәтле Хәсән Сәгыйтҗан улы!

Хөрмәтле Хәсән Сәгыйтҗан улы!

Танылган фермер Хәсән Идиятуллин “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булды

Хөрмәтле Хәсән Сәгыйтҗан улы!

Сезне чын күңелдән “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән исем алуыгыз белән тәбрик итәбез.

Сез гомерегезнең 40 елдан артыгын авыл хуҗалыгына багышлаган кеше. Бүгенге көндә үзегез оештырган крестьян-фермер хуҗалыгының гөрләп эшләве Сезнең уңганлыгыгыз турында сөйли. Ат үрчетү тармагына аеруча да зур көчләр түгеп армый-талмый хезмәт итүегез, төрле нәселле меңәрләгән атлар асравыгыз Сезнең исемне Россия күләмендә дә танытты. Шунысын да әйтергә кирәк, татар атлары токымын үрчетүгә керткән өлешегез аеруча да олы рәхмәтләргә лаек.

Сезнең кебек милләттәшебез булу – безнең өчен зур горурлык. Тәҗрибәгез һәм эш сөючәнлегегез, һәр башлаган эшегездә югары күрсәткечләргә ирешә белүегез күпләр өчен үрнәк булып тора. Авыл хуҗалыгы тармагы белән генә чикләнмичә халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына игътибарлы булуыгыз, туган якларыгызда Сабантуйлар һәм башка милли-мәдәни чаралар уздыруда ярдәм кулы сузуыгыз олы ихтирамга лаек.

Хөрмәтле Хәсән Сәгыйтҗан улы, дәрәҗәле исем алуыгыз  уңаеннан иң изге теләкләребезне кабул итегез. Сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр насыйп булсын. Тагын озак еллар дәвамында милләтебезгә, илебезгә хезмәт итүегезне телибез.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыев   

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*