tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Башкортстанның татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Башкортстанның татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Башкортстанның татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

17 гыйнвар көнне Уфада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты. Очрашу Уфаның “Нур” татар дәүләт театры бинасында узды. Биредә иҗтимагый, фәнни, дини берләшмәләр вәкилләре, мәдәни-агарту үзәкләре җитәкчеләре докладлар белән чыгыш ясады.

  • Әлеге вакытта булган билгеле кыенлыкларга карамастан, урындагы бүлекчәләребез гөрләп эшләп килә. Шаран районында татар мәдәнияте айлыгы, Туймазыда “Минем Тукай” бәйгесе, Кыйгы районында Сабантуй оештыру һ.б. шуның бер дәлиле булып тора, – дип белдерде Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, Башкортостан Республикасы татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов.

Спикер шулай ук быел Башкортстан татарлары съездын үткәрү планнары белән дә уртаклашты.

  • Чара 9-11 июльгә планлаштырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Съезд алдыннан республиканың һәр шәһәрендә Башкортстан татарлары конгрессы конференцияләре узачак, – диде Хәкимов.

Васил Шәйхразыев, үз чиратында, 2 августта Казанда узачак Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды хакында сөйләде. ТР Вице-премьеры Съезд делегатларын сайлау буенча чаралар март аенда ук башлануын билгеләп үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*