tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермьнән Идият Әширов: Халык Минтимер Шәймиевне гадилеге, эчкерсезлеге өчен хөрмәтли
Пермьнән Идият Әширов: Халык Минтимер Шәймиевне гадилеге, эчкерсезлеге өчен хөрмәтли

Пермьнән Идият Әширов: Халык Минтимер Шәймиевне гадилеге, эчкерсезлеге өчен хөрмәтли

Пермь өлкәсе Барда районыннан татар шагыйре Идият Әширов фикеренчә, халык республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевне тормышта түбәннән күтәрелеп, үзенең ифрат гадилеге, эчкерсезлеге, милләт язмышы өчен җан атып, армый-талмый эшләп йөргәне өчен хөрмәт итә.

«Минтимер Шәймиев — чорыбызның зур шәхесе. Мин аны читләргә сибелеп яшәгән татарлар турында даими кайгыртуы, сүзе белән дә, эше белән дә ярдәм итүе өчен ихтирам итәм. Аның татар халкы өчен эшләгән хезмәтләре бәяләп бетергесез», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Идият Әширов әйтүенчә, бәйсезлек өчен көрәш барган чорда Минтимер Шәймиев зур кыюлык һәм тәвәккәллек күрсәткән. «Татарстанны тулаем бәйсез дәүләт итеп корып булмасын аңлап, ул Мәскәү һәм Татарстан арасындагы ике яклы килешүләрне яклап, раслап, татар милләтенең алга таба үсешен, республиканың күп кенә тармакларда алдынгы урыннарга чыгуын тәэмин итә алды», — дип саный ул.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*