tatruen
Баш бит / Яңалыклар / И, минем туган телем!
И, минем туган телем!

И, минем туган телем!

Биектау районында “Халыкара туган телләр көне” тәрбияви чара формасында узды. Бәйге дә оештырылды. Беренчеләрдән булып чараны балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр башлап җибәрде. Балалар республикада “Эшче һөнәрләр елы”на багышланган шигырьләр укып, һөнәрләр турында сөйләде.

Ә мәктәп укучылары арасындагы бәйгедә татар телле укучылар белән бергә  башка милләт балалары да үз телләрендә Туган илгә, әниләренә багышланган шигырьләр укыды.

Конкурсның йомгаклау өлеше район мәдәният йортында, “Балкыш”балалар иҗат йорты коллективы белән берлектә ,үзгә бер темага багышланып ,ягъни тиз әйткечләр, мәсәлләр уку белән үткәрелде.

Бәйгегә нәтиҗә ясап,  җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре һәм катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*