tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Приднестровье төбәге мөселманнары мәчет төзергә ниятли
Приднестровье төбәге мөселманнары мәчет төзергә ниятли

Приднестровье төбәге мөселманнары мәчет төзергә ниятли

Приднестровье мөселманнары Тираспольда мөселман мәхәлләләрен берләштерәчәк, квалификацияле имамнар җитәкчелегендә исламның чын рухи кыйммәтләренә төшенү мөмкинлеге бирәчәк үзәк мәчет төзүне ниятлиләр. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайты хәбәр итә.

“Моннан тыш әлеге үзәк базасында эшлекле очрашулар, бизнес проектларны презентацияләү һәм күпмилләтле республикада конфессияара тынычлыкны һәм толерантлыкны ныгытуга ярдәм итәчәк башка мәдәни ял чаралары уздыру мөмкин булачак”, – дип сөйләгән “Россия мөселманнары” сайты корреспондентына Приднестровские мөселманнары вәкиле Артур хәзрәт Дашкин.

Ул шулай ук әлеге тәкъдимне Россия мөселманнарының лидеры Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин хуплавын җиткергән.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*