tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендәге татар җәмгыятендә яңа рәис
Ульяновск өлкәсендәге татар җәмгыятендә яңа рәис

Ульяновск өлкәсендәге татар җәмгыятендә яңа рәис

Ульяновск өлкәсендә әле СССР вакытында иң беренче булып оешкан татар жәмгыяте күптән түгел генә үзенең 30 еллыгын билгеләп узган иде. Оешманың хисап-сайлау конференциясе Халыклар дуслыгы йортында үтте. Анда оешмага яна рәис итеп Сания Хисаметдинова сайланды.

Ана кадәр алты ел рәис булып эшләгән Рифат ага Бульхин сәламәтлеге какшау сәбәпле, үзен бу эштән азат итүләрен сорап гариза язган иде. Рифат ага узган елларда эшләгән рәисләрдән аермалы буларак, зур иҗтимагый эшчәнлек алып баруы, татар автономиясе белән уртак тел табып эшләве һәм иң мөһиме оешмада тынычлык һәм бердәмлек урнаштыра алуы белән тарихта калачак.

Аның өлкә губернаторының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүе дә тәжрибәле сәясәтче һәм оста оештыручы булуы хакында сойли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*