tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Идел” фестивале яшь башкаручыларны чакыра!
“Идел” фестивале яшь башкаручыларны чакыра!

“Идел” фестивале яшь башкаручыларны чакыра!

загружено (1)31 октябрь – 1 ноябрьдә Уфаның “Нефтяник” мәдәният сараенда татар һәм башкорт җырының IV Ха лыкара “Идел” фестивале узачак.

Бу фестиваль 2011 елда Татарстан һәм Башкортстан мәдәният министрлыклары ярдәме белән “Туган тел” исеме астында башланып киткән иде. 2014 елда ул коммерциясез фонд буларак оешты һәм исемен “Идел”гә алыштырды. Шулай ук фестивальнең Попечительләр Советы да оешты. Аңа танылган җырчылар Венера Ганиева, Зөфәр Хәйретдинов, Ренат Ибраһимов, Наилә Фатехова, Флюра Килдиярова, Нур Даутов, Вахит Хызыров керделәр.

Бөтендөнья татар конгрессы бу фестивальнең оештыручыларның берсе, аңа һәрдаим теләктәшлек белдерде һәм булышып килде. Алга таба да бу ярдәм дәвам итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*