tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Волгоград “Чишмә”се чирек гасыр юбилеен каршылады
Волгоград “Чишмә”се чирек гасыр юбилеен каршылады

Волгоград “Чишмә”се чирек гасыр юбилеен каршылады

Волгорад – күпмилләтле шәһәр. Шуның өчен “Царицыно” мәдәният йортында үткән “Чишмә” татар халык ансамбленең 25 еллыгы чын бәйрәм булып каршы алынды.

Бәйрәмдә  Волград мэры Андрей Косолапов: “Башка халыклар, милли мәдәниятләргә хөрмәт тәрбияләүче үзәкләрнә ярдәм итү – хакимиятнең иң әһәмиятле бурычы булып тора”, – дип әйтте.

Ансамбль үз алдына куйган максат – татар халкының үзенчәлеген саклап калу һәм башкаларга күрсәтү. “Чишмә”нең җитәкчесе Луиза Аблеева бәйрәм кичәсендә болай диде: “Безнең төп идеябыз – әби-бабаларыбыздан калган мәдәни мирасны югалтмау. Без халык көйләрен дә, авторлар җырларын да, балалар өчен әсәрләрне дә – барысын да яратып башкарабыз, милли йолаларны кире кайтарабыз. Моннан тыш безнең ансамбль гаилә кебек. Шушы 25 елда бездә 10 пар кавышып, гаилә кордылар”.

Бәйрәмгә абруйлы кунаклар шактый килгән иде. Алар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирина Гусева да бар иде. Ул “Чишмә”леләрг милли гореф-гадәтләрне, ана телләрен саклауда куйган хезмәтләрен югары бәяләп, рәхмәтләр әйтте.

Бәйрәм булгач, бүләкләре дә булды. Андрей Косолапов ансамбльдә катнашучыларга профессиональ микрофоннар тапшырды, Ә Красноармейск районы хакимияте вәкилләре “Чишмә”гә Рәхмәт хаты һәм үз бүләкләрен тапшырдылар.

С.Халитова, Волгоград шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*