tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илфир Якупов: «Без кайда – үзәк шунда». Камал театры директоры яңа бина турындагы теләк һәм хыяллары белән уртаклашты
Илфир Якупов: «Без кайда – үзәк шунда». Камал театры директоры яңа бина турындагы теләк һәм хыяллары белән уртаклашты

Илфир Якупов: «Без кайда – үзәк шунда». Камал театры директоры яңа бина турындагы теләк һәм хыяллары белән уртаклашты

Камал театрына яңа бина төзелү турындагы хәбәр чыкканнан бирле, аның тирәсендә бәхәс тынмый. Бу театрны читкә алып кую булмасмы? Яңа бинада милли театр үзенчәлекләре сакланырмы? Хәзерге бинага кемнәр кереп утырачак? Архитектур концепция бәйгесендә ни өчен бөтен кеше катнаша алмый? Г.Камал театры директоры Илфир ЯКУПОВ әлеге сорауларга ачыклык кертте.

– Илфир Илшатович, яңа бинага бәйле бәйгегә кайчан йомгак ясалачак?
– Яңа бинаның архитектура концепциясенә бәйге 23 июльдә игълан ителгән иде. Әлеге бәйгенең жюри рәисе – Казан мэры Илсур Метшин. Ул 15 сентябрьдә төгәлләнергә тиеш иде, ләкин без аны тагын бер атнага озайттык. Чөнки катнашырга теләк белдерүчеләр күп, җитешә алмыйбыз, дип мөрәҗәгать итүчеләр шактый булды. Нәтиҗәдә аңа 22 сентябрьдә йомгак ясалачак. Шунысын да искәртик: бу – халыкара бәйге. Монда Россия, Татарстан гына түгел, чит ил архитектура бюролары да катнаша ала.

– Аңлавымча, бәйгедә физик затлар катнаша алмый. Бу җәһәттән социаль челтәрләрдә танылган архитекторлар үпкә дә белдерде.
– Хикмәт шунда: әлеге проектны бер физик зат кына башкарып чыга алмый. Ник дигәндә, театр – бик катлаулы объект. Безгә тышкы якны күзаллау гына кирәкми. Аның эчке төзелеше, яңа заллар, мәйданнар, сәхнә җиһазлары, тавыш мөмкинлекләре – болар барысы да исәпкә алынырга тиеш. Эчлекне уйламыйча гына ниндидер тартма корып куеп булмый бит. Монда команда эше күздә тотыла. Бу – архитектор, театр белгече, инженер һәм башка белгечләр командасы эше.

– Булачак проект авторларына нинди таләпләр куелды?
– Командага барысын да исәпкә алырга туры киләчәк. Бинаның нинди шәһәрдә, ул шәһәрнең, урамның кайсы урынында урнашканыннан башлап, театрның тарихына кадәр белү зарур. Алар шушы документларны өйрәнгәннән соң жюри онлайн утырыш үткәрә һәм дәгъва кылучылар арасыннан 7 компанияне сайлап ала. Әлеге компанияләр гыйнварга кадәр проект әзерләргә тиеш була. Шуннан өч урын билгеләнә һәм алар арасыннан иң яхшысы сайлап алына. Моннан соң төзелеш документларын әзерләү башланачак.

– Халыкара бәйге, дидегез. Чит ил компанияләренә нинди таләпләр куелган?
– Чит ил компаниясе Россия компаниясе белән берлектә генә катнаша ала. Чөнки четерекле моментлар бик күп, аларны Россия кануннарын яхшы белгән оешма гына ерып чыга ала. Бәйгенең махсус операторы һәм махсус сайт бар. Анда әлеге сораулар тәфсилләп аңлатылган. Башта конкурсантлар әлеге сайтта теркәлә, шул сайтка үзләренең эссе-эшләрен дә юллый. Сүз уңаеннан, әлегә 500дән артык архитектура бюросы теркәлү үткән инде.

– Сезнең фаразларча, төзеләчәк театр бинасы хәзергесеннән күпмегә зур булачак?
– Күпкә зур булыр дип уйлыйм. Грим бүлмәләрен зурайту, цехларны киңәйтү, бер түбә астына җыю планнары бар. Өч зал булуын телибез. Хәзерге бина тарихына күз салсак, Татарстан урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан бина проекты 1970 елда тәкъдим ителгән булган. Аның парковка урыны ул чакта техник зона буларак тәгаенләнелә. Нәкъ менә шул урында цехлар булырга тиеш булган. Акча җитмәгәнлектән, ул төзелми кала. Башта цехлар элеккеге бинада – хәзерге Тинчурин театрында берничә ел эшләп тора. Җитмешенче елда, күрәсең, шулкадәр машина булыр дип башларына да китермәгәннәрдер. Хәтта 2000 нче еллар башында да театрга ул кадәр машина килми иде.

Казан – туристик шәһәр. Татар милләте, аның мәдәнияте белән кызыксынучылар артканнан-арта. Яңа бина җәй көне дә эшләвен дәвам итәр дигән ният тә бар безнең. Бәлкем әле ул идеяне киләсе елда бу бинада ук тормышка ашырырбыз. Димәк, җәйгә ялга китмичә эшләү ысулларын бүгеннән уйлый башларга кирәк. Икенчедән, кич белән генә түгел, көндезге сеансларны да уйлап бетерергә кирәк.

– Өч залга тәүлек буе һәм ел буе эшләү өчен тамашачы булу да кирәк бит әле. Тамашачы җыелачак дип ышанып әйтә аласызмы?

– Һичшиксез була.


– Өч зал турында тәфсилләбрәк сөйләгез әле.
– Беренче зал 600 тамашачыга исәпләнгән булачак. Без 800 урынлы залдан баш тартырга булдык. Чит илләрдә дә драма театрлары 700дән дә зуррак залга эшләми. Ике кече зал булыр дип уйлыйбыз. Аның берсе шәрык залы булачак. Бу инде түгәрәк зал дигән сүз. Ничек кенә алсак та, сәнгатебездә шәрык элементлары шактый. Ул Нәкый Исәнбәт иҗатында да, классик әсәрләрдә дә чагыла. Сезгә шулкадәр зал нәрсәгә кирәк, дисеңме? Кече һәм зур залдан тыш, студент эшләренә дә мәйдан кирәк бит әле. Оркестр да зурайды, аңа да урын кирәк. Аерым репетиция залларына да мохтаҗ без. Бүген параллель репетицияләр аудиторияләрдә дә бара. Зур сәхнәдә кич белән спектакль була икән, анда репетиция үткәреп булмый. Чөнки иртәдән кичкә кадәр декорация коралар. Сәнгатькә шартлар кирәк. Аның өчен репетиция өчен урыннар кирәк.

– Илфир Илшатович, ә нишләп бу бәйгене Камал театры оештырмый?
– Алай дип сораучылар да бар. Беренчедән, безнең андый тәҗрибәбез юк. Архитектура бәйгеләрендә тәҗрибә туплау, аны оештыру безгә кирәкме икән әле ул. Фестивальләрне үткәрәбез, ул безгә кызыклы да, файдалы да. Төзелеш, архитектура өлкәсендә исә без профессионаллар түгел. Һәр эшнең үз остасы бар.

– Камалның хәзерге бинасы язмышы өчен борчылучылар шактый. Шәхсән үзегез аның киләчәген ничек күрәсез?
– Әлегә берни дә әйтеп булмый.

– Камал театры балансында калса?.. Әйтик, юл аркылы гына Камал театрының Шәрык клубы бинасы. Өч бина мәһабәт мәдәни комплекс барлыкка китерер иде.
– Әгәр андый карар кабул ителә икән, бу – башкарып чыкмаслык эш түгел. Ләкин бу бинага яңадан административ ресурс тупларга туры киләчәк. Камал театрында калса да, бу бинага аерым җитәкче, аерым техник персонал кирәк булачак. Штат берәмлегеннән башка бина эшләп китә алмаячак. Тик торган бина исә бик тиз таушалачак.
Ә бәлки бирегә башка театр күченер. Шул ук вакытта, без театр буларак моннан күчәбез икән, безнең урынга кереп утырган башка оешма (театр) да шул ук проблемалар белән очрашачагын онытмаска кирәк. Шул ук грим бүлмәләре кытлыгы, цехларга мәйдан булмау… Ә бу җирне зурайтып булмый. Аннан соң бирегә килгән сәнгать оешмасының 800 урынлы залны тутыра алу сәләте булуы да кирәк. Бу – бик зур мәсьәлә.
Бәлки әле монда даими труппасы булмаган кабул итү мәйданы оештыру отышлырактыр.

– Тагын бер авырткан мәсьәләгә ачыклык кертик. Яңа урынга күчү – татар театрын үзәктән читкә алып кую булмасмы?
– Театрның тирә-ягын тәртипкә китергәч, мәйданын матурлагач, бу бина үзәк булып күренә торгандыр. Ә бит әле кайчан гына аның янында автобус тукталышы да юк иде, каршындагы мәйданы да бу хәлдә түгел иде. Яңа бина тирәсенә җан өрелсә, логистика уңайлы итеп хәл ителсә, ул да үзәккә әвереләчәк. 35 ел элек театр яңа бинага күчкән, инде янә зураерга, заманчалашырга вакыт җитте. Без кайда – үзәк шунда, дим мин бу очракта.

– Халык «элеватор» дип атый иде хәзерге бинаны. Шундыйрак «элеватор» тарихы кабатланмасын өчен төзеләчәк бинаның тышкы күренешенә ниндидер таләпләр куелачакмы?
– Әлбәттә. Архитектур концепция тәкъдим итүчеләргә махсус бурычлар куелган. Алар теркәлү үткәндә күренә. Шулай ук конкурсантларга Камал театры, Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме Рауза Солтанова әзерләгән материаллар тәкъдим ителә. Монда төп бурыч – татар теле һәм милли мәдәният үсеше чагылышы. Яңа бина архитектурасында милли үзенчәлекләр һичшиксез чагылачак. Шулай ук бу бина заманча мәдәни мәйдан булыр дип тә ышанабыз. Театр яңа тамашачыны җәлеп итү юнәлешендә гел эзләнүдә. Шуңа күрә финалистлар белән онлайн очрашулар үткәреләчәк, семинарлар оештырылачак. Финалга узучылар Камал театрының спектакльләренә дә чакырылачак. Ә чит ил оешмалары Казанга ноябрьдә махсус семинарга киләчәк. Тагын бер кат искәртәм: чит ил проектчысы әлеге бәйгедә үзе генә катнаша алмый, аңа Россия оешмасы белән берләшергә туры киләчәк. Бу нәкъ менә безнең үзенчәлекләрне, мәдәниятне күз уңында тоту өчен эшләнелә дә инде. Командага Татарстан вәкилләре дә кертеләчәк.
Татарстан – уникаль республика. Безнең мәдәният – дөнья мәдәниятенең бер өлеше. Шуңа күрә иң өлкән милли театрның бинасы да аның мәдәниятенә туры килгән саллы, горурланырлык булыр дип ышанам.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*