tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа сезонда Камал театры Мәхмүт Галәүнең «Мөхәҗирләр»ен чыгарачак
Яңа сезонда Камал театры Мәхмүт Галәүнең «Мөхәҗирләр»ен чыгарачак

Яңа сезонда Камал театры Мәхмүт Галәүнең «Мөхәҗирләр»ен чыгарачак

Камал театры быелгы сезон азагында Мәхмүт Галәүнең «Мөхәҗирләр»ен чыгарачак. Спектакльне Фәрит Бикчәнтәев куя, инсценировканы алар Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән бергәләп язалар.

Камал театры җитәкчелеге журналистларга «Шәрыкъ клубы» татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексын тәкъдим итте һәм яңа сезон планнары белән уртаклашты. Театр яңа 116нчы сезонын сезонын 1 октябрьдә легендар «Зәңгәр шәл» спектакле белән ача.

4, 5, 6 һәм 7 ноябрьдә Камал театрының Зур сәхнәсендә сезонның беренче премьерасы — «Сәфәр» спектакле булачак. «Без яңа драматурглар эзлибез, ел саен алар табыла тора. Быел ул Альберт Шакиров булачак», дип таныштырды Фәрит Бикчәнтәев. Сүз уңаеннан, 7 ноябрьдә Марсель Сәлимҗанов исемендәге театр премияләре дә тапшырылуын искәртте.

Айдар Җаббаров Әмирхан Еникинең «Рәшә» повесте буенча спектакль куя. Ул инде репетицияләрне башлап җибәргән. Әсәр театр сәхнәсендә беренче тапкыр куела.

Яңа спектакль куярга Буа театры белән актив хезмәттәшлек итүче режиссер Тимур Кулов чакырылган. «Әлегә ул соңгы җавабын әйтмәде. Мөгаен, ул Туфан Миңнуллинның трилогиясе булыр», — ди Фәрит Бикчәнтәев. Сүз Туфан Миңнуллинның «Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә» һәм «Хушыгыз» пьесалары турында бара.

Кече залда нәниләр өчен «Петя, бүре һәм Шомбай» музыкаль спектакле әзерләнә. Әлеге театраль-музыкаль сәяхәтне Камал театрының яңа музыкаль җитәкчесе Данияр Соколов әзерли. Спектакльнең нигезендә рус композиторы Сергей Прокопьев музыкасы ята.

Кече залдагы «Яшьләр сишәмбесе» проектын Булат Минкинның «Яңа татар пьесасы» лабораториясе кысаларында язылган әсәре буенча куелган спектакль дәвам итәчәк. Аны Рамил Гәрәев куячак.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*