tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Халиков “Нур” балалар татар театр студиясе белән очрашты
Илгиз Халиков “Нур” балалар татар театр студиясе белән очрашты

Илгиз Халиков “Нур” балалар татар театр студиясе белән очрашты

28 октябрьдә Уфа шәһәренең “Нур” балалар татар театр студиясе  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков белән очрашуда катнашты.

Илгиз Халиков кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Ул оешманың эшчәнлеге турында сөйләде.

Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы уздыра торган чаралар, дөньяның төрле төбәкләрендәге Сабантуйлар, “Җәлил укулары” V Халыкара әдәби бәйгесен үткәрү турында да мәгълүмат бирде.

Илгиз Халиков әлеге бәйгедә 3 яшьтән югары булган һәр кеше катнаша ала икәнен билгеләп үтте.

– Бу бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигьрият сөючеләр арасында ел саен үткәрелә. Сезне дә актив катнашырга чакырабыз.

“Нур” балалар татар театр студиясендә туган телен яраткан, белгән һәм белергә омтылган төрле яшьтәге балаларны уртак максат берләштерә.Кыска гына вакыт эчендә студия зур уңышларга ирешкән, абруйлы конкурс-фестивальләрдә җиңүләр яулый. Балалар катнашындагы спектакльләр хәтта театр репертуарына кертелеп, киң аудиториягә тәкъдим ителгән.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*