tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Имәнлебашта Аю күле аланына «печәнгә төштеләр»
Имәнлебашта Аю күле аланына «печәнгә төштеләр»

Имәнлебашта Аю күле аланына «печәнгә төштеләр»

Имәнлебашлылар «Әйлән-бәйлән» район фестиваленә кушылып, «Аю күлендә чалгы чыңы» күренешен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

«Печән өсте күңелле мәшәкать, аны кем генә көтеп алмый икән?! Элек аңа ныклы әзерлек белән килгәннәр. Әти-агалар янавыч белән чалгы янаганнар, эш коралларын хәстәрләп куйганнар. Печән өстенә дип махсус сарык чалганнар, әни-апалар катык, әйрән әзерләп, аны кар базларына төшергәннәр. Печән өстенә дип ак, җиңел киемнәр әзерләгәннәр», — ди сәхнәләштерелгән тамашаның асылын аңлатып мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗәнова.

Матур җәйге иртә, аланлыкта кошлар сайрый… Ир-егетләр иңгә-иң торып печән чаба, туктап әйрән суы эчә, хәл ала. Каерып-каерып печән чапкан агалар артыннан пакуслар гына ава. Хәтфәдәй яшеллеккә күмелгән аланлык пеләш булып кала. Көн кыздыра, кояш эсселегеннән печән пакуслары кибә, яулыкларын чөеп бәйләгән хатын-кызлар, бала-чагалар агач тырмалар белән печән әйләндерә. Аланлыкта күңелле мәшәкать, хезмәт гөрелтесе… Аның читендә учакта аш пешә, жиләк, тәмле үләннәр салынган чәй кайный. Иң күңеллесе төшке аш. Печәнчеләр күмәкләшеп тезелешеп утырып казан ашы ашый, хуш исле үләнле чәй эчә. Кичкә алар аннан һәммәсе бергә печән күбәли. Икенче көнне кемдер ат, кемдер машина-трактор белән печән алып кайту хәселен күрә. Түбәләмә печән төялгән техникалар белән печән ташу — үзе бер манзара.

Печәнчеләр артыннан Аю күле аланы ялап куйгандай ялтырап кала.

Имәнлебаш мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр әзерләгән тамашада болар барысы да ачык, матур итеп яктыртылды.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре фестивальдә катнашкан, гаиләләрен, эш-мәшәкатьләрен читкә куеп, көндәлек репетицияләргә йөргән авылдашлары Илгизә Сафиуллина, Гүзәлия Вәлиева, Нурфия Яхина, Рәүфә Гәрәева, Мәликә Гомәрова, Гөлзирә Хөснетдинова, Сәрия Арсланова, Илгиз Әхмәтҗанов, Дамир Ситдыйков, Язилә Җаббарова, Илхан Гәрәев, Илюзә Кадыйроваларга рәхмәтле.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*