tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Инзада – “Каз өмәсе”
Инзада – “Каз өмәсе”

Инзада – “Каз өмәсе”

Ульяновск өлкәсе Инза районының “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы милли йолаларыбызны саклап калу һәм яшь буынга тапшыру юнәлешендә зур эшләр башкара.

Көз – уңышны җыеп алу һәм каз өмәләре үткәрү фасылы. Инза районында казлар быел иртә өлгергән. Менә, ниһаять, йорт кошларын урнаштырырга да вакыт җиткән икән. Илүсә Коломак җитәкчелегендәге гүзәл затларыбыз “Каз өмәсе” йоласын яңартып, яшьләргә борынгы гореф-гадәтләребезне һәм йолаларыбызны оста итеп күрсәттеләр.

Искиткеч матур, сокланырлык күренеш – казларны су буена алып төшеп, салкын су белән чайкау. Ә өлкән яшьтәге апалар белән бала-чага, күркәм йолага тугры калып, су буена илтүче сукмакка каз каурыйлары сибеп баралар.

Р. Нигъмәтле

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*