tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы Муса Гәрәевны искә алдылар
Уфада Ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы Муса Гәрәевны искә алдылар

Уфада Ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы Муса Гәрәевны искә алдылар

Бүген Уфаның Җиңү паркында Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Гәрәевның каберенә чәчәкләр салу тантанасы булды.

Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Йосыф Якубов катнашты.

Белешмә өчен.

Муса Гәрәев 1922 елның 9 июлендә БАССРның Бәләбәй өязе Илекшиде авылында (хәзерге Илеш районы) крестьян гаиләсендә туа. 1942 елның 25 сентябрендә Энгельс хәрби авиация мәктәбен тәмамлаганнан соң аны фронтка җибәрәләр.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Муса Гәрәев барлыгы 250 гә якын хәрби очыш ясаган. Сугышны майор, полк штурманы итеп тәмамлый. Ул 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдәге Җиңү парадында катнаша.

1956 елда аңа «полковник»исеме бирелә, 1964 елдан ул сәламәтлеге какшау сәбәпле запаска китә. Муса Гәрәев Уфа шәһәрендә яши һәм эшли. Очучы 1987 елның 17 сентябрендә 65 яшендә озак авырудан соң вафат була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*