tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Изге Троица Ипатьевский монастырендә Кострома татарлары тарихы турында күргәзмә ачылды
Изге Троица Ипатьевский монастырендә Кострома татарлары тарихы турында күргәзмә ачылды

Изге Троица Ипатьевский монастырендә Кострома татарлары тарихы турында күргәзмә ачылды

Бүген Изге Троица Ипатьевский ир-атлар монастырендә Кострома татарлары тарихы турында уникаль күргәзмә эшли башлады. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Бу күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылган. Экспозиция Костроманың Идел ярында урнашкан, өч гасырдан артык тарихы булган Татар бистәсе, аның барлыкка килүе, рус һәм татар Идел буе шәһәрләре белән хезмәттәшлеге турында сөйли.

Күргәзмәне ачу тантанасында шулай ук Россия мөфтиләре советы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов, Рус Православие чиркәве рухание, игумен Петр, Кострома өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Ришат Сәйдәшев, мәдәни-агарту һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, Костромада яшәүчеләр катнашты.

Кострома татарлары тарихы турында күргәзмә 6 ноябрьгә кадәр эшлиячәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*