tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ялкын» журналы Идел буе халыкларының милли киемнәрен заманчалаштырып тәкъдим итә
«Ялкын» журналы Идел буе халыкларының милли киемнәрен заманчалаштырып тәкъдим итә

«Ялкын» журналы Идел буе халыкларының милли киемнәрен заманчалаштырып тәкъдим итә

14 октябрь көнне Казан Кремле территориясендә (Дәүләт оешмалары урнашкан бина, 2 нче ишек) «БИК МАТУР» проектының Идел буе халыклары (татар, чуваш, мари һ.б.) милли киемнәрен һәм аксессуарларын заманча образларда тәкъдим итү кичәсе узачак.

Программада милли аксессуарларны заманча образларга яраклаштырып оештырылган дефилены күрергә һәм Казан брендларының көзге коллекциясе белән танышырга мөмкин булачак.

Шулай ук «Караш» төркеме, Илгиз Шәйхразиев, Лилия Хәйруллинаның чыгышлары көтелә.

Чара дәвамында кунаклар өчен интерактив уеннар, тәмле фуршет һәм бүләкләр әзерләнгән, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Башлана:14.00 сәгатьтә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*