tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кабат Казан берләштерде
Кабат Казан берләштерде

Кабат Казан берләштерде

29 июнь-1июль көннәрендә Казанда Россия Федерациясе төбәкләре милли-мәгариф кураторларының, укыту татар телендә алып барыла һәм татар теле өйрәнелә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләренең, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе булып узды. Төп темасы “Мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек: торышы, проблемалар, перспективалар” булган чарада Россиянең 25 регионыннан 200гә якын кеше катнашты. Түбән Новгород өлкәсеннән дә мәркәзебездә узган бу семинар-киңәшмәгә татар теле фән буларак укытыла торган мәктәпләрдән алты кешелек делегация барды. Делегация составында Кызыл Октябрь район администрациясенең мәгариф, спорт һәм яшьләр эше комитеты белгече Гүзәл Минаҗетдинова, Уразавыл мәктәбенең директор урынбасары, татар теле укытучысы Мәрзия Харрясова, Яндавишча мәктәбе укытучысы Рушания Ильясова, Сергач районы Камка төп мәктәбе директоры Халидә Җамалетдинова, Спас районы Татар Моклокасы мәктәбе директоры Сергей Бунегин һәм шушы язма авторы кергән иде.

Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Татарстанда уздырыла торган күп кенә чараларда – фәнни олимпиадаларда, съездларда, белемне арттыру буенча махсус курсаларда күп еллар инде даими катнашабыз һәм һәрвакыт аларның югары дәрәҗәдә оештырылуына шаккатабыз һәм сокланабыз. Бу юлы да нәкъ шулай булды – төрлеләндерелгән, вакыйгаларга бай булган өч көнлек чараның һәр минуты алдын планлаштырылып оештырылган иде.

Беренче көнне кунакханәгә урнашканнан соң, Казан буйлап кызыклы экскурсия оештырылды, ә кичке якта Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Хуш, авылым” спектаклен карадык.

Икенче көнне Арча муниципаль районына юл тоттык. Анда 6 номерлы мәктәптә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында, аның исемендәге Арча педагогика көллиятендә булдык. Биредә шулай ук бай, төрле һәм кызыклы программа каралган иде. Мәктәптә музыкаль сәламләүдән соң район мәгариф оешмасы эшчәнлеге тәкъдир ителде, укыту-тәрбия процессы, кабинетлар, матди-техник база белән таныштык, төрле мастер-класслар уздырылды, күргәзмәләр, сабантуй күренешләре, төрле проектлар күрсәтелде – барысын да әйтеп тә, язып так бетергесез.

Яңа Кырлай авылына барып, Тукаебызның әдәби-мемориаль музей комплексы белән танышу, музейның парк зонасы буенча сәяхәт сүз белән генә әйтеп булмый торган тәэсирләр калдырды, кыскасы, искиткеч урын.

Илебез күләмендә киң танылган, аның бөтен почмакларында, шул исәптән безнең төбәктә дә уңышлы хезмәт итүче педагогик кадрлар әзерләгән атаклы Арча педучилищесында булу, милли педагогик кадрлар кузницасын үз күзебез белән күрү, аның эшчәнлеге белән танышу да онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Семинир-киңәшмәнең соңгы, өченче көнендә Халыклар дуслыгы комплексында пленар утырыш башланганчы татар теле һәм әдәбиятыннан укыту-методика комплекты күргәзмәсе белән таныштык.

Пленар утырышта ТРсының мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин, республиканың премьер-министры, БТКның милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, РФсе Дәүләт Думасы депутаты, федераль милли-мәдәни автономия рәисе Илдар Гильмутдинов катнашучыларны сәламләде. Күренекле белгечләрнең милләтебезне, телебезне саклап үстерүгә, укыту-тәрбия процессына юнәлтелгән чыгышлары да кызыклы һәм файдалы иде.

Әлбәттә, бүләкләүләр дә булды. Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән безнең Татар Моклокасы мәктәбе директоры Сергей Викторовичка да этномәдәни компонентлы белем бирүне саклап үстерү, яшь буынны милли традицияләрдә тәрбияләү өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.

Семинар-киңәшмәдә үзебез өчен бик күп кирәкле мәгълүмат алдык, тәҗрибә уртаклаштык, яңа дуслар таптык. ТРсы хөкүмәтенә, мәгариф һәм фән министрлыгына шундый кирәкле, мөһим чара уздырганнары өчен олы рәхмәт белдерәбез.

Галия КУТЕРОВА,

Татар Моклокасы мәктәбе директоры урынбасары,

татар теле һәм әдәбият укытучысы.    

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*