tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урал тауларында җиңү
Урал тауларында җиңү

Урал тауларында җиңү

Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә Халыкара “Таганай музасы” кинофестивале узды.
Фестивальгә Россиянең иң көчле студияләре җыелган иде. Арча “Нур” балалар телестудиясе дә алар арасында.
Фестивальдә катнашу көч сынашу гына түгел, белем туплау, тәҗрибә уртаклашу өчен дә зур мөмкинлек. 5 көн дәвамында кино һәм телевидение буенча мастер-класслар узды. Аларны Россиянең танылган кино-телевидение белгечләре алып барды. Танылган актер Егор Сальников, режиссер Евгений Соколов, документалист, актер Андрей Порыгин, режиссер Алексей Ясулович, диктор Татьяна Судец киңәшләре яшь журналистларны тагын да илһамландырды.
Фестиваль кысаларында Бөтенроссия Яшь кинемотографларының питчингы узды. Арча “Нур” балалар телестудиясе дә тиздән төшереләчәк “Чакырылмаган кунак” фильмының тизерын тәгъдим итте. Питчингта уңышлы чыгыш ясап, телестудия журналистлары Рүзәл Шәрипов, Эмиль Галимҗанов, Валерия Котова, Ләйлә Заһриева 1 дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде.
Ә“Таганай музасы” кинофестивалендә 3 көн эчендә төшерелгән “Златоустның алсу чәчәге” фильмы алтын медальгә лаек булды. Ә Рүзәл Шәриповның “Ольга Трофимованың драма театры” докуменаль фильмы 2 дәрәҗә диплом һәм алтын медаль белән бүләкләнде.( Конкурска алдан җибәрелгән фильм)
Фестивальдә актив катнашкан 3 студиягә “Орленок”та узачак “Бумеранг” медиа форумына путевка тапшырылды. Шуларның берсенә “нурлылар” лаек булды.
Һәрвакыттагыча уңышлар сөенерлек. Арча “Нур” балалар телестудиясе талантлы педагог Зарипова Зөлфирә Мәннәф кызы җитәкчелегендә хәзерге көндә Россиянең иң көчле 10 студиясе рәтендә Татарстан данын яклый.
Энҗе САФИНА,
Арча укучылар сарае педагогы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*