tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда дүрт телдә нәшер ителгән китап тәкъдим иттеләр
Казанда дүрт телдә нәшер ителгән китап тәкъдим иттеләр

Казанда дүрт телдә нәшер ителгән китап тәкъдим иттеләр

18 августта Татарстан Милли китапханәсендә дүрт телдә басылган «Туган Батыр риваятьләре» китабының презентациясе узды.

Татарстан Милли китапханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу повесть-әкият рус, татар, инглиз һәм гарәп телендә нәшер ителде.

Презентация вакытында китапның авторы Зөлфәт Хәким чыгыш ясады:

– Әлеге китаптагы “Батыр” образын мин үземнең балачактан алып язарга тырыштым. Минем яшьтәшләрем арасында да мондый малайлар бар иде.
Балалар әкиятне бик яратып укыдылар, мин бик шат. Димәк, киләчәктә чорлар арасындагы бәйләнеш өзелмәс, ныгыр гына.

Чыгышы ахырында ул буыннар бәйләнешен, мирасны саклау безнең төп бурычыбыз икәнен онытмаска өндәде.

Әлеге китапның дәвамы буларак аның икенче өлеше, комиксларны чыгару, шулай ук компьютер уены һәм күңел ачу паркын төзү көтелә. “Туган Батыр риваятьләре” китабының рәсми сайты  шушы айдан эшли башлаячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*