tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар балалары өчен яңа татар герое – Туган батыр барлыкка килде
Татар балалары өчен яңа татар герое – Туган батыр барлыкка килде

Татар балалары өчен яңа татар герое – Туган батыр барлыкка килде

Татар балалары өчен яңа татар герое барлыкка килде. Бүген ТР Милли китапханәсендә «Туган батыр» брендын һәм китабын тәкъдим иттеләр.

«Күп командалар катнашында зур эш башкарылды. Мөфти хәзрәт безнең рухи остазыбыз иде, барысы да аның командасы белән берлектә башланды. Командага гаҗәеп шәхес Зөлфәт абый кушылды – ул әкият-легенда язды», – дип таныштырды проект авторы, «Туган авылым» милли комплексын гамәлгә куючы Радик Абдрахманов.

“Безнең проект кешеләрне берләштерә. Ул балаларны, бөтен дөнья татарларын гына түгел, ә талантлы кешеләрне берләштерә ала», – дип дәвам итте ул.

«Безнең мәдәниятебез күпмедер дәрәҗәдә хәзер формалаша. Балаларыбыз безнең асылыбызга туры килмәгән мультфильмнар карый. Без традицион кыйммәтләребезне традицион булмаган фикерләүдән сакларга тиешбез дип уйлаштык. Татар батыры образы шулай туды», – дип аңлатты Камил хәзрәт Сәмигуллин.

«Мин элеккеге традицион әкиятләрдән китәргә тырыштым. Кызганыч, безнең әкиятләрнең күбесе примитив язылган. Балалар аңласын өчен шулай язылган. Минем балалар өчен генә түгел, аларның әти-әниләре өчен дә язасым килде», – диде язучы, «Туган батыр» китабы авторы Зөлфәт Хәким.

Китап татар телендә язылган, ул рус, гарәп, инглиз телләрендә дә булачак. Китапның дәвамы да языла башлаган. Китапка өстәп, комикслар китабы да, мультфильм да эшләнәчәк.

Радик Абдрахманов Туган батыр брендын алга этәрү өчен бөтен заманча алымнарның кулланылачагын ассызыклады. Сайт та эшләнә, социаль челтәрләр аша да балалар аудиториясенә барып җитергә планлаштырыла.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*