tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда гарәп каллиграфиясенә багышланган «Шәмаил арт-2021» күргәзмәсе ачыла
Казанда гарәп каллиграфиясенә багышланган «Шәмаил арт-2021» күргәзмәсе ачыла

Казанда гарәп каллиграфиясенә багышланган «Шәмаил арт-2021» күргәзмәсе ачыла

14 сентябрьдә Казанның «Хәзинә» һәм Татар шәмаиле күргәзмәсендә «Шәмаил арт-2021» каллиграфия эшләреннән торган күргәзмә эшли башлый.

«Күргәзмәдә шәмаил сәнгатендә күренекле рәссамнарыбыз һәм яшь буын рәссамнарыбызның да эшләре урын алачак. Эшләрдән кала, остаханәләр, очрашулар да үткәреләчәк. „Шәмаил арт“ фестивале яңа кешеләрне җәлеп итәргә менә дигән мөмкинлек», — диде ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов.

Ул күргәзмәгә «Пушкин картасы» программасы белән түләүсез кереп булуын да әйтте. «Каллиграфия сәнгате Татарстанда Нәҗип Нәккаш һ.б. осталар ярдәмендә үсеш алды. Бу сәнгатькә яшь буын да килә. „Әлиф“ дигән яңа берләшмәбез барлыкка килде, яшьләр олы буын рәссамнары белән хезмәттәшлек итеп, кызыклы күргәзмәләр оештыра», — ди ул.

«Әлиф» татар шәмаиле һәм каллиграфия осталары ассоциациясе директоры Рөстәм Шәмсутов ун ел элек татар сәнгате, каллиграфиягә багышланган шәмаил сәнгатен таныту өчен күргәзмәләр оештыра башлавын сөйләде.

«Күргәзмәнең максаты — яңа кадрлар, рәссамнарны үстерү. Без аларга бу сәнгатьтә беренче адымнар ясарга булышабыз. Фестивальне алга таба ел саен үткәрергә планлаштырабыз. Каллиграфлар — тыйнак кешеләр, аларны таныту җитеп бетми», — дип өстәде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*