tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Россия-минем тарихым. Татарлар Ватанга хезмәттә” күргәзмәсе эшли
Казанда “Россия-минем тарихым. Татарлар Ватанга хезмәттә” күргәзмәсе эшли

Казанда “Россия-минем тарихым. Татарлар Ватанга хезмәттә” күргәзмәсе эшли

Башкалабызның Казан ярминкәсе үзәгендәге тарихи паркта «Россия — минем тарих. Татарлар Ватанга хезмәттә” күргәзмәсе эшли. Ул 24 нче август көнне ачылды.

Күргәзмә белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә БТК хезмәткәрләре дә танышты. Экспозициядә нәсел тамырлары татарларга барып тоташкан, зур дәрәҗәләргә ирешкән күренекле дәүләт эшлеклеләре, 1812нче елгы Ватан сугышыннан алып, бүгенге көнгә кадәрге чорның сугыш геройлары, атаклы медицина, әдәбият, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре турында мәгълүмат бар.

Күргәзмә күпсанлы тарихи чыганакларга һәм архив документларына нигезләнгән. Ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*