tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татар мәдәнияте бәйрәме ничек узачак?
Казанда татар мәдәнияте бәйрәме ничек узачак?

Казанда татар мәдәнияте бәйрәме ничек узачак?

Казанлыларны һәм Татарстан башкаласы кунакларын «Тормыш агачы» проекты аша татар халкының гореф-гадәтләре һәм тарихы белән якыннан танышырга чакыралар. Горький паркында бәйрәм кунакларын керамика һәм бию буенча мастер-класслар, квест-программа, кичке уеннар һәм башка вакыйгалар көтәчәк.

Чарада төрле этнографик төркем татар (Казан, татар-мишәр, Пермь татарлары, керәшен) костюмнары белән уникаль экспозиция тәкъдим ителәчәк, шулай ук теләгән һәркем татар музыка кораллары (курай, таш сыбызгы, кубыз һәм сорнай) белән таныша алачак. Кунаклар «тамакса» керәшен күкрәк бизәге ясый, тамбур чигүләрен һәм Казан җөен өйрәнә, шулай ук балчыктан эшләнмә ясый алачак.

Чарада катнашучыларның иң кечкенәләре өчен «Урман серләре» квест-программасы оештырылачак. «Әкият аланы» мәйданчыгында балалар татар әкиятләре белән танышачак, ә уен кырында халык уеннары буенча укулар узачак. Концерт мәйданчыгында татар биюе буенча мастер-класс оештырыла, шулай ук халык ансамбльләре, этно-төркемнәр һәм инструменталистлар чыгыш ясаячак. Кич «Кичке уен» татар уеннары белән тәмамланачак.

Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә хәбәр итүләренчә, бәйрәм 18:00 сәгатьтә башланачак. Мәйданчыклар 19:25 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Исегезгә төшерәбез, проект Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән. Әлеге проект Казан Мэриясе һәм ТР халыклары Ассамблеясы тарафыннан Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

«Тормыш агачы» проекты 2022 елның җәендә старт алды һәм марилар, удмуртлар, чуашлар һәм мордвалар мәдәниятенә багышланды. 2023 елда башкорт мәдәниятенә багышланган беренче чара 5 нче июльдә узды. Рус мәдәнияте буенча икенче чара 19 нчы июльдә үтте/

Чыганак: kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*