tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Ринат Закиров 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Бүген Ринат Закиров 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген Ринат Закиров 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2002-2017 еллардагы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Ринат Зиннур улы Закиров үзенең гомер бәйрәмен билгеләп уза.

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Сезне чын күңелдән туган көнегез – 75 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Сез нинди генә тармакта көч куйсагыз да башлаган эшләрегез һәрвакыт җиренә җиткерелеп җитәкчелек һәм халык тарафыннан хуплап алынды. “Казан” милли-мәдәни үзәген оештыру, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетын җитәкләү елларындагы эшчәнлегегез Сезне халкыбызның мәнфәгатьләрен кайгыртучы, көчле рухлы, тәҗрибәле, нык куллы җитәкче булуыгызны раслады. Халкыбызның гамен, җанын тоеп яшәүдә, җәмгыятебезне тагын да югары биеклекләргә күтәрү теләге белән янып йөрүегез олы ихтирамга лаек.

Абруйлы һәм җаваплы урыннарда озак еллар эшләп, Сез һәрвакыт максатчан хәрәкәт иттегез, халкыбызга ярдәм итү өчен барлык көчегезне һәм тәҗрибәгезне кулландыгыз. Милләтебезнең гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятен, сәнгатен, аның рухи дөньясын колачлап гомер итүегез сезнең яшәү рәвешенә әйләнде дисәк тә ялгыш булмас.

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы, тагын бер кат Сезне матур бәйрәмегез белән тәбриклибез! Киләчәк тормышыгызда чиксез бәхет-шатлыклар, корычтай нык саләмәтлек, гаилә иминлеге һәм эшегездә уңышлар телибез.

Иң изге теләкләр белән,
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты коллективы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*