tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Туган тел көненә багышланган шигырь бәйрәме узачак
Казанда Туган тел көненә багышланган шигырь бәйрәме узачак

Казанда Туган тел көненә багышланган шигырь бәйрәме узачак

21 апрель, пәнҗешәмбе көнне, көндезге сәгать 12 дә Журналистлар йортында Туган тел көненә багышланган шигырь бәйрәме уздырылачак. Чараны журналистлар берлеге ветеранннар оешмасынын татар бүлеге оештыра.

Бәйрәмдә шигырь иҗат итүче талантлы татар журналистлары катнашачак. Аларнын туган телгә, туган илгә, туган җиргә багышланган шигырьләре янгыраячак.

Тукайнын туган көне унаеннан үткәрелүче бу чара Журналистлар  йортында ветераннар советы тарафыннан ел сан үткәрелеп, күркәм традициягә әверелеп киткән иде. Әмма 2020-21 елларда пандемия булу сәбәпле үтмичә калды.

Быелгы чаранын үзенчәлеге шунда: өлкән яшьтәге журналистлар белән беррәттән яшь буын каләм ияләре дә үзләренен иҗат җимешләре белән тамашачыларны таныштырачаклар.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*