tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Хөкүмәте «Изге Болгар җыены» юбилей бәйрәмен үткәрү планын раслады
Татарстан Хөкүмәте «Изге Болгар җыены» юбилей бәйрәмен үткәрү планын раслады

Татарстан Хөкүмәте «Изге Болгар җыены» юбилей бәйрәмен үткәрү планын раслады

Татарстан Министрлар Кабинеты Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан «Изге Болгар җыены» чарасын әзерләү һәм уздыру планын раслады. Министрлар Кабинетының боерыгын Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Документ нигезендә, 25 апрельгә кадәр мактаулы кунаклар исемлеге төзелергә тиеш. Шулай ук шушы көнгә кадәр Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче татарларга чакырулар җибәрү каралган.

Болгар музей-тыюлыгы территориясе 10 майга кадәр тиешле санитар-экологик халәткә китерелергә тиеш. Шул ук вакытка тантаналы чараларның менюсы Роспотребнадзор белән килешенгән булу зарур. Шулай ук 14 майга кадәр мобиль элемтәне көчәйтү бурычы куелган.

21 май көнне Татарстан халыкларының кәсепләренә багышланган ярминкә оештыру ниятләнә. Шул ук вакытка кадәр туклану пунктлары оештыру мәсьәләсе хәл ителергә тиеш.

Шулай ук борынгы мәчет территориясендә ислам темасына лекцияләр, намаз дәресләре һәм яулык бәйләү буенча мастер-класслар узачагы турында хәбәр ителә.

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия форумы, көрәш буенча Дөнья кубогы һәм фотокүргәзмә оештыру да күздә тотыла.

Искәртеп үтәбез, 2020 елда Россия Президенты Владимир Путин Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм итү турында карар кабул иткән иде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*