tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Казанда Җәмигъ мәчете төзеләчәк

ВИДЕО: Казанда Җәмигъ мәчете төзеләчәк

Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең эскиз проекты өчен игълан ителгән конкурс бара. 10 меңгә якын кеше сыйдырышлы, зур мәчет төзү – башкала мөселманнары өчен көтелгән вакыйга. Аңа истәлекле дата – ислам динен кабул итүнең 1 100 еллыгында нигез салыначак.

Җәмигъ мәчетенең кирәклеге – замана таләбе, ди дин әһелләре. Чөнки еш кына мөселманнарга намазны урамда укырга туры килә. Ә Җәмигъ мәчет булса, дин белгечләре бер урында күп кешегә вәгазен җиткерә алыр иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*