tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак
Казанда X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак

Казанда X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак

X  Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены пресс-релизы

2022 елның 16-18 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы
X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 40 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак. Өч көнлек прогрммада дискуссион мәйданчыкларда эшләү, пленар утырыш, шулай ук Татарстанның Буа районына сәфәр каралган.

Җыенның рәсми ачылышы 16 март көнне ТР Фәннәр Академия бинасында узачак, соңрак эшмәкәрләр 4 төркемгә бүленеп:

  • «Татар авылларында милли тормыш һәм рухи тәрбия мәсьәләләре»;
  • «Заманча инновацион технологияләр ярдәмендә җиләк-җимеш культураларын массакүләм үстерү мәсьәләләре»;
  • «Татар халкының традицион тәрбия системасын торгызу һәм яшьләрне базар шартларында эшмәкәрлек идеяләрендә тәрбияләү мәсьәләләре»;
  • «Авыл эшмәкәрләре җитештергән продукцияне эшкәртү һәм сату мәсьәләләре» дигән дискуссион мәйданчыкларда эшлиячәк.

Программаның икенче көнендә җыенда катнашучылар Татарстан Республикасының Буа муниципаль районы авылларына  сәфәр кылачаклар. Биредә алар җирле эшмәкәрләренең хуҗалыклары белән танышачаклар. Шулай ук бу сәфәр җирле эшмәкәрләрнең эш тәҗрибәсе белән танышырга һәм эшлекле элемтәләр булдыру өчен дә ярдәм итәчәк.

18 март көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узачак. Биредә шулай ук РФ төбәкләрендә  җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарларыннан торган “Татар базар” күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак.

Җыенда катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган.  Алар К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Өч аршын җир” спектаклен карый алачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*