tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим исемен йөртүче теплоход килде
Казанга Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим исемен йөртүче теплоход килде

Казанга Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим исемен йөртүче теплоход килде

Бүген иртәнге сәгать 08.00 дә Казан елга портына 4 катлы, заманча технологияләр белән җиһазландырылган, елга буйлап сәяхәт итүче турист өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган лайнер килеп туктады. Ул Мәскәү – Ростов-Дон маршруты буенча сәяхәт итә. Башкортстанның күренекле шагыйре Мостай Кәрим исемен йөртүче теплоход су киңлекләренә әле быел гына чыккан. Аны 2019 нчы елда Түбән Новгородта төзиләр. Россия базарында бу яңа төр техника.

Мостай Кәрим исеме белән бәйле булган лайнерның Казанда килүе игътибарсыз калмады. Яңа судно белән танышырга Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев килде.

“Без әле күптән түгел генә Башкортстанның халык шагыйрен хөрмәтләп Казанда һәйкәл ачтык. Менә бүген шатланып, аның исемен йөртүче лайнерны да каршы алдык, “- дип белдерде Васил Шәйхразыев.

4 катлы суднода шартлар биш йолдызлы кунакханә белән тиңләштерелә. Аны “Йөзүче кунакханә” дип тә йөртәләр. 329 пассажирга исәпләнгән. Заманча, иркен ашханәләре, ял бүлмәләре, сауна, китапханә,  массаж, спа зоналары, балалар өчен уен бүлмәсе дә каралган.

Биредә шулай ук Мостай Кәрим почмагы да булдырылган. Анда әдипнең китаплары һәм фотолары урын алган. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, судно җитәкчелегенә үз тәкъдимнәрен дә җиткерде.

” Мостай Кәрим исемен йөрткән теплоходта ял итүче туристлар, бу шәхес турында күбрәк мәгълүмат та алырга тиеш. Биредә башкорт чәе, башкорт балы, шулай ук чәк-чәк кебек милли ризыкларыбыз, сувенирлар булса, татар-башкорт дуслыгын күрсәтүче билгеләр дә куелса, кызыклырак булыр. Без киләчәктә Казанга килеп туктаган туристлар өчен, кызыклы сәяхәт маршрутларын арттыру турында да уйларбыз,” – диде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*