tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның иң-иң татар егете Вахитов районында яши
Казанның иң-иң татар егете Вахитов районында яши

Казанның иң-иң татар егете Вахитов районында яши

25 ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге театрда “Татар егете 2013” бәйгесенең йомгаклау гала-концерты узды.

“Татар егете 2013” бәйгесенең төп максаты – милләтебезнең чын татар егете нинди булуын күрсәтү, аларның сәләтләрен, уңганлыкларын ачу. Калабызның 7 районыннан килгән баһадирдай көчле, уңган, җитез егетләре шундыйлыкларын күрсәтер өчен конкурс кысаларында ярыштылар. Казанның Вахитов районында урнашкан 27 татар гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Руслан Мөхәммәдиев “Татар егете 2013” конкурсында җиңүче булды!

Концерт агышы гаҗәеп ачышлар белән тулы иде. Тамашачылар егетләрнең сәләтләрен күреп, сокланып утырдылар – биюгә, җырга, актерлыкка оста булган конкурсантлар иң элек үзләре белән визитка этабында таныштырдылар. Киләсе этап егетләрнең сәләт ягын ачты. Руслан Мөхәммәдиев Еникинең “Матурлык” әсәреннән алынган тетрәндергеч монологы белән тамашачыларны гына түгел, жюри әгъзаларын да таң калдырды.

Бәйге өлеше татар биюендә ярыш белән тәмамланды. Егетләр монда да үзләрен татар халкының чын горурлыгы итеп  күрсәтә белделәр. Жюри әгъзаләре киңәшләшкөннән соң, конкурсантлар “Сәйдәш вальсы”на биеп, “Татар егете 2013” бәйгесенә нокта куйдылар.

Спорт һәм интелектуаль турларда җиңүче булган Руслан “Татар егете 2013” титулын да яулап алды. Җитезлеге, акыллы булуы, татар халкының тарихын һәм әдәбиятын яхшы белүе аңа зур ярдәм итте.

Русланны чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә шундый ук матур һәм батыр булсын, милләтебезгә хезмәт итсен, дип язалар егетнең сабакташлары мәктәп сайтында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*