tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кемерово өлкәсендә Ислам дине тарихына багышланган конференция үтә
Кемерово өлкәсендә Ислам дине тарихына багышланган конференция үтә

Кемерово өлкәсендә Ислам дине тарихына багышланган конференция үтә

26-28 июнь көннәрендә Кемерово өлкәсендә татар халкы һәм ислам дине белән бәйле мөһим вакыйгалар уза. Кичә «Себер өчен Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуның тарихи әһәмияте» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция ачылды.

ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү илебезнең һәрбер мөселман кешесе өчен мөһим булуы турында сөйләде. «922 ел вакыйгасы Ислам дине хәзерге Россия җирлегендә кабул ителгән беренче дин булуны күрсәтә», диде ул.

Бүген Кемерово өлкәсе Хөкүмәте бинасында конференциянең пленар утырышы уза. Аны Татарстан мөфтинең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин алып бара. Камил хәзрәт «Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүгә 1100 еллыкны билгеләп үтүнең исламның алдагы үсеше өчен әһәмияте» темасына чыгыш ясый.

Конференцияне Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгы белән Россия мөселманнарының Дини җыены, Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, Кемерово өлкәсе – Кузбасс хакимияте, Кемерово дәүләт университеты оештыра.

 tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*