tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эстрада режиссеры булырга телисеңме?
Эстрада  режиссеры булырга телисеңме?

Эстрада режиссеры булырга телисеңме?

Мәгълүм булуынча, хәзерге чорда бик күп җырчылар, сәхнә осталары Казан консерваториясендә һәм Казан дәүләт мәдәният институтында укыганнар. Татар эстрада театры бүлегендә белем алып, Салават Фатхетдинов шәкертлэре буларак танылган популяр артистларны күпләр белә: танылган артистлар Данир Сабиров, Әбри Хәбри, Рифат Зарипов, Рафил Җәләлиев, жырчы һәм музыкант Әлфис Галиуллин, жырчылар Ришат Фазлыәхмәтов, Илвина, Энже Шәймурзина, Алсу Фаракшина, Риза, Зинира Рамазановлар, Ирина Арсланова, Нәфисә Назарова һәм башкалар.
Хәзер эстрада театрлары күп булса да, артистларны иҗатка өйрәтүче режиссерларны әзерләү хәзер генә җайга салына.
Әйе, сәләтле кадрларны профессиональ яктан үстерү, алар белән кызыклы тамашалар кую өчен талантлы режиссерлар кирәк.Һәм бу режиссерлар татар телен, сәнгатен,тарихын белсен! Андыйларның сирәк табылуы да сер түгел.
Шуңа күрә быел Казан мәдәният институтына бюджет урыннарына укырга алу турында әйтәбез. Дәүләт хисабына ягъни бушлай уку форсаты сирәк очрый. Артист һәм режиссер белгечлегендә укыр өчен елына 60 мең сум түләргә туры килә.
Быел исә хәлләр яхшы якка үзгәрә. Бу турыда безгә Казан мәдәният институты укытучысы, Татарстанның халык артисты, атаклы телевидение дикторы Эльмира Хамматова хәбәр итте.
Институтның кино, телевидение һәм театр иҗаты факультетында актерлык бүлегенә бюджет урыннарына быел 8 студент кабул ителә. Рус драма театрларында эшләүче талантлы татар актерлары Казанда да, Мәскәүдә дә, башка якларда да очрап тора. Шулар арасында татар яшьләре дә булса, аларның осталыклары татар сәнгатенә дә уңай тәэсир итәргә мөмкин.
Быелгы абитуриентларны татар эстрада режиссерлыгына да укытачаклар икән. Институтның кино, телевидение һәм театр иҗаты факультетында быел татар эстрада театры режиссеры белгечлегенә 10 бюджет урыны бирелә. Димәк дәүләт ярдәме белән бер дистә татар егете һәм кызы сәхнә йолдызларын кабызучы иҗат җитәкчесе булырга әзерләнәчәк.
Ә инде булачак режиссерлар матур җырлый белсәләр яисә нәфис сүз остасы да булсалар, алар үзләре дә сәхнә йолызы буларак күтәрелә алалар. Эзләп караганда, бу талантлы унлыкка керергә лаеклы татар яшьләре Татарстанда гына түгел, РФ төбәкләрендә, чит илләрдә дә табылырга мөмкин. Татар төбәкләрендә, мәдәният үзәкләрендә сәләтле яшьләрне табып Казанга җибәрсеннәр иде. Беренче тапкыр дәүләт хисабына Казан мәдәният институтында 10 урын бирелгәнен лаеклы яшьләргә хәбәр итүегезне сорыйбыз.
“Алло, талантлар эзлибез! Кемнең режиссер буласы килә?”
Римзил Вәлиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*