tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә Гаилә көнен билгеләп үттеләр
Киров өлкәсендә Гаилә көнен билгеләп үттеләр

Киров өлкәсендә Гаилә көнен билгеләп үттеләр

Иске Пенәгәрлеләр эштә дә алдынгы, ял да итә беләләр. 14 майда Киров өлкәсе, Иске Пенәгәр авыл клубы янында Гаилә көнен билгеләп үттеләр. Күңел ачу программасында балаларга да, өлкәннәргә дә төрле уеннар үткәрелде.

Гармунчылар Мулланур Яруллин һәм Илдус Нуруллин гаилә бәйрәме атмосферасын тудырып, бик матур көйләр яңгыраттылар.

Бәйрәмгә килгән кешеләр күңел ачтылар, җырладылар һәм гармун астында биеделәр, төрле конкурсларда катнаштылар. Шунда ук, урамда, Люция Ибатуллина тәмле коймаклар чыжлатты. Раузалия Садриева самоварда хуш исле чәй кайнатты. Ахырда барысы да кайнар чәй эчтеләр, коймаклардан авыз иттеләр. Шушындый апа-абыйлар булганда рәхәтләнеп күңел ачарга да, эшләргә дә, ял да итәргә була. Аларга нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез.

Чыганак: “Дуслык” Киров өлкәсе атналык газеты

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*