tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Китап сөючеләр очрашты
Китап сөючеләр очрашты

Китап сөючеләр очрашты

13 декабрь көнне Казанда XXV Дөньякүләм әдәби марафон проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.Тантана 90 яшьлек тарихы булган Кәрим Тинчурин исемендәге театрда узды. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов чараны ачып, тантанада катнашучыларны ихлас котлады. Әдәби марафонда катнашучылар проект авторы Раил Гатауллинны көчле алкышлар белән каршы алды.

Тантананы якташыбыз, театр артисты Артем Пискунов һәм Айзилә Батырханова алып барды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Камил Ногаев, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Мәдәният министрлыгының бүлек башлыгы Айрат Фәйзрахманов, Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина, язучылар Рабит Батулла, Нәбирә Гыйматдинова, Ләбиб Лерон, Сания Әхмәтҗанова, Айгөл Әхмәтгалиева, Гөлсинә Галимуллина, Гүзәл Галләмова, Гөлүсә Батталова катнашты.

Чыганак: muslumirc.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*