tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләт җанлы Динара
Милләт җанлы Динара

Милләт җанлы Динара

Башкалабыз Мәскәүдә туып-үссә дә милләтебез өчен янып-көеп яшәүче Түбән Новгород өлкәсе кызы Динара Садекова бөтен җаны-тәне һәм йөрәге белән һәрвакыт ата-бабаларының туган якларына тартыла. Әти-әнисе ике төрле авыл­дан булганга, үзен аеруча бәхетле дип саный.

Кыр-болыннарга, күлләргә бай булган Чүмбәли авылы – әнисенең туган җире, ә куе урманнары белән дан тоткан Татар Моклокасы – әтисе авылы.

– Үземне белгәннән бирле, бала чактагы бер генә җәем дә яраткан авылларымнан башка узмады. Хәзер дә җае чыккан саен туган якларыма ашыгам, бер көнгә генә бул­са да анда барыр өчен теләсә нинди мөмкинлекне кул­ланам.

Нәкъ менә әти-әнием туган җирләр, төбәгебезнең ма­тур татар авыллары, әби-бабайларым халкыбызның та­рихына, мәдәниятенә карата зур кызыксыну һәм хөрмәт уятты, – ди Динара.

Үсеп-җиткәч якташ кызыбыз милли үзенчәлеген Мәскәү-дә күрсәтү юлын эзли башлый һәм 2013 елда Татар мә-дәни үзәгенә килә, Сания Шакирова җитәкчелегендәге «Идел» татар җыры ансамбле составында чыгыш ясый башлый.

– “Идел”дә мин 2017 елга кадәр җырладым. Ансамбль репертуарында йөздән артык татар халык һәм эстрада композициясе булгандыр. Без Мәскәүдә, Касимовта, Ка­занда һәм башка шәһәрләрдә узган концертларда чыгыш ясадык. Бүгенге көндә мин башка, шул ук дәрәҗәдә матур булган «Даян» татар ансамблендә (җитәкчесе – Индира Сәгъдиева) җырлыйм, – дип уртаклашты әңгәмәдәшем.

Тамырлары белән Нижгар якларыннан булган, мил­ли җанлы егет Равил Салахетдинов җитәкчелегендәге башка активистлар белән бергәләшеп, 2017 елда баш­калада Нижгар татарлары берләшмәсе оештыралар. Безнең төбәк татарлары тормышы, көнкүреше, тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле проектлар тормышка ашы­ралар. Исегездә булса, 2017 ел ахырында Татар мәдәни үзәгенең актлар залында 300дән артык якташыбызны берләштергән «НижгарФест» фестивале узды, 2019 елда шушы яшьләр тырышлыгы белән Түбән Новгородта, 2020 елда Мәскәүдә “НижгарФорум” узды. Бу чараларда яшь тарихчылар, дин әһелләре, һәвәскәр генеалоглар Ниж­гардагы татар авыллары тарихы, ата-бабаларыбызның генеалогиясе белән бәйле темаларга чыгыш ясады.

Динара татар әдәбиятын яратучы буларак, шигъри кичәләрдә катнашырга тырыша, татар шагыйрьләренең шигырьләрен укый. Үзе дә әдәби кичәләр үткәрә, соңгылары – танылган якташыбыз, краснайлы Кави Нәҗмигә багышланган булган.

2019 елдан ул Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында уңышлы эшләп килгән яшьләр со­веты составында зур татар проектларын оештыру белән шөгыльләнә.

– Иң яраткан татар проектларының берсе – «Чикләвек» интеллектуаль уены, ул Мәскәүдә тугыз тапкыр инде уздырылды. Аларның беренчеләрендә катнашучы гына булсам, соңгыларында мин оештыручылар команда­сына кушылдым. Әлеге проект Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү шәһәре милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты, татар автономиясе һәм вәкиллек тарафыннан югары бәяләнде. Шулай ук, ел саен яшьләр советы белән без изге Рамазан аенда яшьләр ифтарлары үткәрәбез, – диде Динара.

Билгеле, иҗтимагый эшчәнлек түләүсез башкарыл­са да, якташ кызыбыз өчен халкыбызга файда китерү күпкә мөһимрәк, чөнки ул тарихыбыз һәм мәдәниятебез өчен янып-көеп яши һәм яшьтәшләрен дә телебезне, мәдәниятебезне һәм тарихыбызны саклап үстерүгә өнди.

Форсаттан файдаланып, Динараны һәм аның йөзендә милләтебез сагында торган, телебезне, тарихыбызны, традицияләребезне барлауга һәм саклауга зур өлеш керткән яшь егетләрне һәм кызларны халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе – якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм тормыш муллыгы, гаилә иминлеге телибез. Сөенечле уңышларыгыз туачак яңа елда да дәвам итсен, әйләнәгездә куанычлар гына яшәсен. Киләчәктә дә куйган максатларга тугры калып, яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын, күңелләрдә ышаныч уты сүнмәсен, сүрелмәсен.

Яңа ел яңа изге гамәлләр, истәлекле матур вакыйгалар белән башлансын, күңел түрендә йөрткән хыялларыгыз чынга ашсын!

Сезнең кебек сәләтле, булдыклы якташ яшьләребез белән горурланабыз! Милләтебез сагында торучы яшьләр булды, бар һәм булыр!

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*