tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Китаплар иленә чакыра
Китаплар иленә чакыра

Китаплар иленә чакыра

Бала чакта булсынмы, өлкән яшьтәме – кем генә китап укып хыялланмаган да, сихри дөньяда яшәп алмаган икән?! Заманында һәр китапханә түрендә эленеп торган «Китап – белем чишмәсе» дигән шигарь дә хәтердә әле. Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Чөнки кешенең аң-белемен, рухи кыйммәтләрен газета-журналлар һәм китап баета. Ә китапханәче үз эшендә очраклы гына хезмәткәр түгел, бәлки үзе дә укырга яратучы, бу күркәм сыйфатка башкаларны да җәлеп итәрлек, һәрчак эзләнүдә булган шәхес булырга тиеш. Сүзем нәкъ әнә шундый булган Татар Кумбашы китапханәчесе Сәрия Сөнгатулла кызы Хәлиуллина турында. Тумышы белән Малмыж районы Үрнәк авылының матур табигать кочагында үскән кыз. Бала чакта бер-беребезгә кунакка йөреп, бер парта артында утырып, Арча көллиятендә башлангыч сыйныфлар һәм татар теле укытучысы һөнәрен алдык. Кайсы яклар охшаган булгандыр инде (юкса буйлар да бер төрле түгел иде) безнең исемнәрне дә бутыйлар иде. Язмыш җиле безне икебезне дә бер якка этәрде. Икебез дә бер атна аерма белән бер үк авылга – Татар Кумбашы егетләренә тормышка чыктык.

Тормыш йомгагы тәгәрәп сүтелә торды, гаиләләребезне тулыландырып балалар дөньяга килде. Балаларыбыз да икесе дә бер үк сыйныфта укыдылар. Сәриягә алган профессиясе буенча эшләргә туры килмәде. Ләкин ул үзен башта мәдәният йорты, аннан китапханәче һөнәренең остасы итеп танытты.

Китапханәгә килеп кергәч тә тудырылган җылы мохит, чисталык, матур гөлләр үзенә җәлеп итә, сине сәламләп елмайган әкият геройлары, мәгълүмати стендлар каршы ала. Шунда ук язучылар иҗаты, истәлекле даталар, китап яңалыклары белән танышырга мөмкин. Китапханә үзе дә икенче төсмер алды. Анда килеп кергәч ниндидер җылылык бөркелә. Стеналарда  да бер буш җир юк. Яулыклар күргәзмәсе дисеңме, туган ягын сурәтләгән фоторәсемнәрме, балаларның кул эшләреме, музей элементларымы, төрле дәрәҗәдәге конкурсларга катнашып алган мактау кәгазьләреме – бар да китапханә стеналарын бизәп тора.

Сер түгел, хәзерге вакытта буш вакыты булуга яше дә, карты да телефонга «кереп чума». Җир шары гаджетлар тирәсендә «әйләнгән» заманда, кешенең игътибарын файдалы юнәлешкә бору өчен китапханәчедән зур тырышлык, эрудиция һәм чын мәгънәсендә үз эшен ярату сорала. Балаларны бары тик кызыклы чаралар, мавыктыргыч шөгыльләр белән генә китапханәгә тартып була. Татар Кумбашы китапханәсендә укучылар өчен һәрвакыт төрле чаралар уздырылып тора. Әле кече яшьтәгеләр, шул арада урта яшьтәгеләр өчен дә төрле мероприятиеләр, тәрбияви сәгатьләр уздырыла. Өлкән яшьтәге әби-апалар да читтә калмыйлар. Алар җыелып түгәрәк өстәл дә, кул эшләре буенча мастер-класслар да үткәрәләр. Авыл халкы белән җыйналып спектакль дә куйдылар.

– Авыл китапханәсендә эшли башлавыма 3 елдан артык вакыт үтеп киткән. Әле беренче эш көннәремне уйлыйм да, үземнең китапханә эше турында бик аз белгәнемне искә төшерәм. Башкалар эшләгәндә бик җиңел кебек бит инде, китапны табып бирәсең, китергәч урынына куясың (әле дә алай дип уйлаучылар бик күп). Шулай дип уйлый торган идем. Ләкин эшли башлагач, китапханә эшенең төбенә төшкәч, бу һөнәрнең нинди икәненә төшендем. Китапханәче һөнәре дә җаваплы, авыр, вак, күп хезмәт таләп итә торган һөнәр икән. Еллар узып азмы-күпме тәҗрибә туплагач, шуңа төшендем, – ди Сәрия ханым. – Бүгенге көндә тормышыбызга ныклап үтеп кергән телевизор, компьютер, интернет – китап укуга булган ихтыяҗны бик нык киметте. Әлбәттә, телевизор каршында утыру күпкә җиңелрәк. Чөнки укыйсы да юк, уйлыйсы да юк. Ләкин без бары тик китап укыганда гына андагы геройлар белән бергә көенәбез, шатланабыз. Мин үзем китапны укып бетергәнче шул кешеләр белән яшим. Әле укып бетергәч тә кат-кат әсәр турында уйлыйм, мин алар урынында нәрсә әйтер идем икән дим.

– Сәрия Сөнгатулла кызы Хәлиуллинаның нәтиҗәле хезмәте зур уңышларга китерә. Китапханә буенча район, өлкә, Россия күләмендә барган конкурсларда катнашып, гел алдынгы урыннарны яулый. Мактау кәгазьләре һәм дипломнары белән бүләкләнде. Һәр башлаган эшен җиренә җиткереп эшләргә тырыша. Бик иҗади кеше. Безнең кул астыбызда шундый хезмәткәр булганына бик куанабыз, – ди үзәк китапханәнең библиография секторы мөдире Тәнзилә Васил кызы Яруллина.

Китапханә ул бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була. Шул серләрне ачар өчен, тарихны өйрәнер өчен, әдәплелек, игелеклелеккә өйрәнер өчен китапханәгә юл тоту кирәк. Китап укыган кешенең начар уйларга, начар эшләргә вакыты да калмас,теләге дә уянмас. Җәмгыятебез дә укымышлы, аңлы, әдәпле булу ягына үзгәрер иде.

Шушы көннәрдә Сәрия ханым үзенең юбилеен билгеләп үтә. Без аны чын күңелдән тормышындагы истәлекле дата белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек һәм туган җирендә озын-озак яшәп, эшләп, кешеләргә мәдәният һәм белем нуры өләшүен дәвам итүен телибез.

Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА,

“Дуслык” газетасы 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*