tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якутск шәһәрендә “Казан” скверы һәм Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды
Якутск шәһәрендә “Казан” скверы һәм Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды

Якутск шәһәрендә “Казан” скверы һәм Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды

Саха (Якутия) Республикасының Якутск шәһәрендә «Казан» скверын һәм халкыбызның патриот-шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасы узды. Һәйкәлнең авторы — Винера Абдуллина, РФ рәссамнар берлеге әгъзасы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тантанага җыелган кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

– “Казан скверы”ның Якутск шәһәре халкының һәм килгән кунакларның иң яраткан урыннарыннан берсе булачагына ышанабыз, – диде ул.

Чарада шулай ук Саха (Якутия) Республикасы “Туган Як” Татар мәдәният үзәге рәисе Игорь Хәлилов, Якутск шәһәре башлыгы Евгений Григорьев, Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Сергей Местников, Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыелышы (Ил Тумэн) Рәисенең беренче урынбасары Александр Жирков, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Гаврил Андросов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.

Исегезгә төшерәбез, “Казан” скверын булдыру һәм һәйкәл кую идеясе белән шәһәр мэры Евгений Григорьевка “Туган як” татар мәдәни үзәге вәкилләре чыккан иде. Җитәкчелек алар тәкъдимен хуплый һәм җир бүлеп бирелә. Узган ел июнь аенда Якутиядә Татарстан көннәре узды. Шул вакытта “Казан” скверына таш салу тантанасы оештырылган иде. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Саха (Якутия) Республикасы җитәкчелеге катнашты.

Алия Нәбиуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*