tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конференциядә якташларыбызны бүләкләделәр
Конференциядә якташларыбызны бүләкләделәр

Конференциядә якташларыбызны бүләкләделәр

Танылган тарихчы һәм археограф, тарих фәннәре докторы Фоат-Тач Әхмәт улы Вәлиевның 105 еллыгына багышланган чара – «Сибирские Валеевские чтения» Тубыл шәһәрендә узды. Бөтенроссия фәнни-гамәли конферениясендә дәрәҗәле галимнәр, яшь галимнәр, ветеран укытучылар, укытучылар, студентлар катнашытлар. Бу чарада РФнең атказанган укытучысы, актив җәмәгать эшлеклесе, һәрвакыт шәһәр, район, өлкә һәм Россия күләмендә фәнни–практик конференцияләрдә катнашкан Рәшидә Бакиевага “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” “Бөтендөнья татар конгрессы” Халыкара Берлеге медален тарих фәннәре докторы Дамир Мәүләви улы Исхаков тапшырды..

Рәшидә Корман кызы:”Татар юнәлешендә эшләгән күпъеллык хезмәтемә югары бәя бирүләренә шатмын. Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтләремне белдерәм. Фәнни-гамәли конференцияләрдә мәктәптә эшләгән елларымнан бирле катнашам. Быелгы «Сибирские Валеевские чтения» фәнни –гамәли конференциядә эчтәлекле, актуль темаларга чыгышлар яңгырады. Конференция кунаклары, катнашучылар дөрес юнәлештә эшлиләр. Җирле татар авыллар тарихына багышланган чыгышлар себердә яшәүче татарлар өчен дә мөһим тема. Мин үзем туган авылым Комарау авылы турында мәгълүмат туплап китап чыгардым. Бу тема өстендә әле эшләрмен дип ниятлим. Ф. Т. Вәлеевка багышланган фәнни-гамәли конференция дәвамлы булсын. Оештыручыларга, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинскихка уңышлар телим,”-диде.

Бу конференциядә педагогик фәннәр кандидаты, доцент, мәгариф отличнигы, ветеран укытучы Клим Садыйков “Туган җир” төбәк журналының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

1996 елдан Тубыл дәүләт педагогика институтында эшләгән, шәһәр милли мәдәни автономиясе советы әгъзасы булган Клим Садыйков хезмәт дәверендә хөрмәт казанган кеше. Күп мәртәбә радио һәм теле тапшыруларда себер татар телен, татар теле һәм әдәбиятны саклау кирәклеге турында чыгыш ясаган галим:”Фәнни–гамәли конференциядә яңгыраган чыгышлар, оештырылган күргәзмәләр, экскурсияләр игьтибарга лаеклы һәм әһәмиятле булды. Минем өчен конференциядә Ф.Т.Вәлиевның себер татарларын өйрәнүгә керткән өлеше турында һәм Көнбатыш Себер төрки халыкларының матди һәм рухи мәдәнияте темаларга чыгышлар бик урынлы булды.

2023 нче елның соңгы аенда ерактан килгән галимнәр белән очрашып сөйләшүләр хатеребездә якты хисләр калдырды. Минем төрле дәрәҗәле фәнни-гамәли конфернциядә катнашканым бар. Тубылда үткәрелеп барган-«Сибирские Валеевские чтения» фәнни –гамәли конференцияне оештыручыларга, катнашучыларга фәнни эшләрендә яңа ачышлар телимен. Алдыгызга куйган максатларыгызны, конференциядә кабул ителгән карарларны, тәкъдимнәрне тормышка ашырырга язсын. Галимнәребезнең халкыбыз һәм тарих өчен язылган фәнни хезмәтләрен яшьләр белсен. Туган телләрен, татар теле әдәбиятны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, туган нигезләрен онытмасыннар. Һәрвакыт мине рухи тәрбия бирүдә халык педагогикасы тема кызыксындырды.

Бу темага фәнни эшләрем дә бар. Соңгы елларны язмаларым “Туган җир” төбәк тарихы буенча чыгып килгән журналда басылып бара. Бу журнал рус `һәм татар телендә нәшер ителә. Үз төбәкләрен өйрәнүчеләр, үзебезнең тарихыбыз белән кызыксынучылар өчен бик кирәкле басма. Мине Рәхмәт хаты белән бүләкләгән басаманың баш редакторы–тарих фәннәре докторы Дамир Мәүләви улы Исхаковка рәхмәтләремне әйтәм һәм редакция коллективына иҗади уңышлар телимен”,-дип теләкләрен җиткерде.

                                                                 Римма Умитбаева.

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*